«Батырлык һәм Дан шәһәре» батырлык дәресе
900 көнлек куркыныч Ленинград блокадасын кичергән һәм бетерүдә катнашучылар истәлегенә, китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Батырлык һәм Дан шәһәре» батырлык дәресе узды .
900 көнлек куркыныч Ленинград блокадасын кичергән һәм бетерүдә катнашучылар истәлегенә, китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Батырлык һәм Дан шәһәре» батырлык дәресе узды .
2024 ел- Россиядә Гаилә елы итеп билгеләнде. Гаилә тормышы, кешеләр язмышы турында бик күп әсәрләр иҗат ителә.Китапханәдә киң катлам укучыларга тәкъдим ителүче “Һәр язмышның-үз иясе” китап күргәзмәсендә дә шул темага китаплар тәкъдим ителә.
Язучы Аркадий Петрович Гайдарның тууына 120 ел тулу уңаеннан "Гайдар алдан атлый" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрдек.
“Хәтер атналыгы 2024” акциясенә кушылып, кешеләрне эзәрлекләү һәм күпләп юк итүнең бу куркыныч чоры, Холокост турында, китапханәдә киң катлам укучылар өчен "Холокост корбаннары истәлеге" мәгълүмати күргәзмәсе тәкъдим ителә, ул тарихтагы бу фаҗигале битләрне чагылдыра . Башлангыч сыйныф укучылары өчен “Холокост. Халык фаҗигасе” дип исемләнгән реквием дәрес үткәрелде.
Шекә авыл китапханәсе окоп шәмнәре ясау буенча мастер класс оештырды
Китапханәдә 2024 елга багышланган китап күргәзмәләре эшли башлады
Шекә авылында Искечә яңа елны саф һавада күңелле бәйрәм ясап уздырдык.
9-12 гыйнварда китапханәдә шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Фатих Кәрим үлемсез шагыйрь» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.
Хәзерге интернет заманында кемнең нәрсә эшләгәнен, кая барганын ишетеп торабыз. Тынгысыз, кыю йөрәкле кешеләр күпләрдә соклану уята, алар белән якыннан аралышасы, үрнәк аласы килә. Шул ният белән китапханәбезгә кунакка Ташкичү авылыннан Гөлфия Магсумова белән Тәнзилә Вәлиеваны чакырдык.
Илдус-кечкенә авыл, анда без күчмә китапханә белән булабыз. 7 гыйнварда без бу авылда чыршы янында, "Яңа ел киче" күңел ачу чарасы уздырдык.
Яңа ел каникуллары көнендә балалар өчен бәйрәм үткәрелде. Сценарий бик үзенчәлекле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән иде.
Яңа ел-иң көтеп алынган һәм искиткеч бәйрәм. Шуны истә тотып, Шекә авыл китапханәсе, Шушмабаш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Исәнме, Яңа ел!” дип исемләнгән кызыклы бәйрәм уздырды.
Яңа ел- һәркем өчен иң яраткан бәйрәм. Башлангыч сыйныф укучылары өчен «Яңа елны көткәндә»дип аталган чара үткәрелде
Конституция көненә китапханәдә “Конституция – илнең төп законы” дип исемләнгән мәгълүмат бирү күргәзмәсе эшләде.
Китапханәдә "Пушкин картасы" кысаларында яшьләр өчен туган якны өйрәнү буенча кызыклы һәм танып белү квест - уены узды. Уенда «Хәзинә» һәм «Мирас» командалары катнашты.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, авылыбызда ике инвалид бала тәрбияләүче Василовлар гаиләсендә булдым.
3 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан китапханәдә «Шәфкатьлелек яшәгән җирдә бик матур» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.
Традиция буенча, ноябрьнең соңгы ял көнендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге искиткеч бәйрәм кысаларында авыл клубында " Рәхмәт сиңа, әнкәй!» дип исемләнгән концерт программасы оештырылды.
"Туган телне саклаучы" онлайн-викторинага катнаштык.
Китапханәдә эшләүче "Есть такая профессия-Родину защищать" мәгълүмат бирү күргәзмәсе, контракт буенча хезмәт тәртипләре белән таныштыра.