Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңалык

"Зур этнографик диктант"

2023 елның 3 - 8 ноябре көннәрендә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан онлайн форматта “Зур этнографик диктант” акциясе узды.

"Шигъри мозайка" акциясе.

4 ноябрь, халыклар бердәмлеге көне уңаеннан В контакте интернет челтәрендә, “Шигъри мозайка” бөтенроссия акциясе узды.

"Дус яшик"

Халыклар бердәмлеге көне-балалар кечкенәдән белергә тиеш бәйрәм. Хәзерге Халыклар бердәмлеге көне-кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшерергә генә түгел, ә күпмилләтле ил гражданнарына бердәмлекнең мөһимлеген дә искә төшерергә чакыручы бәйрәм. Чөнки бер юнәлештә хәрәкәт иткәндә генә авырлыкларны җиңеп, киртәләрне җиңеп була, бигрәк тә безнең көннәрдә.

«Россия көче халык бердәмлегендә»

Ел саен 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле датага китапханәдә 3 ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр киң катлам укучылары өчен «Россия көче халык бердәмлегендә» мәгълүмати күргәзмәсе эшли.

XXVнче #әдәбимарафон

XXVнче #әдәбимарафон нәтиҗәләре билгеле. Без финалда. Бу марафонны мин Кәрим Тинчурин иҗатына багышладым.

"Онытырга хакыбыз юк!"

Илебездә 30 октябрьдә билгеләп үтелә торган сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне уңаеннан узган чара шулай дип аталды

"Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!"

Махсус хәрби операция башлануга елдан артык вакыт узды. Алда безне нәрсә көтә? Кайчан тәмамланыр? Һәркемне шундый һәм башка сораулар борчый. Телевизорны кайчакта ачасы да килми... куркыта, шомландыра. Әмма битараф та калып булмый...

"Матбугат дөньясында"

Балалар өчен газет- журналлар гадәти һәм бик әһәмиятсез әйбер булып күренә, әмма ул балаларның тормышында мөһим роль уйный, иң кызыклы актуаль һәм оператив яңалыклар бирә. Шуны истә тотып, без кече яшьтәге укучылар өчен «Матбугат дөньясында" дип исемләнгән газет-журналларга күзәтү ясадык.

«Әдәби зоопарк: балалар китапларында хайваннар»

Октябрь башында бөтен дөнья Халыкара хайваннарны яклау көнен бәйрәм итә. Бу мөһим вакыйга барлык кешеләрнең игътибарын хайваннар проблемаларына юнәлтергә һәм һәркайсыбызда кечерәк кардәшләребезгә карата ярдәмчеллекне уятырга тиеш. Бу бәйрәм хөрмәтенә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен китапханәдә «Әдәби зоопарк: балалар китапларында хайваннар» дигән темага танып белү уены узды.

"Тормыш сынавы аша..." китап күргәзмәсе

9-17 октябрь көннәрендә,Шекә авыл китапханәсендә болытлы кичләрне матурлый алырлык, “Тормыш сынавы аша...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә тормыш кануннары, мәхәббәт, нәфрәт белән сугарылган гыйбрәтле язмышлар турындагы китаплар тәкъдим ителде.

Көзге өмә.

Һәр сезонның үз законы дигәндәй, беренче салкыннар алдыннан территорияне җыештыру, чәчәкләрне, коелган яфракларны җыеп алып өмәләр ясау үзе бер рәхәт, күңелле эшләр.

"Буыннар очрашуы"

Укытучылар көне уңаеннан,китапханәдә төрле буын укытучыларының укытучы һәм остаз елына багышланган очрашуы узды. Безгә кунакка үз гомерләренең күп өлешен Шекә мәктәбендә укыткан укытучыларыбыз килде.

«Сезнең тормыш үзе бер җыр»

Өлкән буын кешеләренә тирән хөрмәт һәм игътибар билгесе буларак, без мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннары һәм озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләп чыккан апаларны– игелекле һәм хөрмәт көне белән котладык

«Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне».

Шекә авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә өлкәннәр катнашында “Олыласаң олыны олыларларлар үзеңне” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

"Чиста яр" акциясе

Ел саен Россия Федерациясенең барлык субъектлары территориясендә «Чиста яр» акциясе үткәрелә.

"Одна страна, одна семья, одна Россия!"

30 сентябрьдә безнең илдә Россия һәм ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең берләшү көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 29-30 сентябрь көннәрендә, китапханәдә мәгълүмат бирү күргәзмәсе эшли

Маскировка челтәрләре безнең сугышчыларга.

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” әйтеме илебездә гомер-гомергә яшәп килгән. Мобилизация игълан ителгәннән соң, күпләр өчен аеруча зур мәгънәгә ия бу әйтем. Маскировкалы сеткаларның сугыш зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын истә тотып, без авылдашлар белән маскировка сеткасы үрү эшен оештырдык. Безнең “Ак калфак” оешмасына йөрүче апалар иң активлардан булып бу эшкә кушылдылар.