«Бөтен гаилә белән укыйбыз» Бөтенроссия интернет-конкурсы
Россия «Белем» җәмгыяте рус теленә һәм Россия Федерациясе халыклары телләренә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет ярдәме белән 2026 елда «Бөтен гаилә белән укыйбыз» Бөтенроссия интернет-конкурсын үткәрә.
Гаризалар 2026 елның 26 мартыннан - 30 сентябренә кадәр кабул ителә.
Балалы гаиләләр конкурс сайтында теркәлә һәм китап уку аларның көндәлек тормышының бер өлеше булуын күрсәткән (китап белән танышу, бергәләп уку турында) кыска видео яздырып җибәрә.
2026 елгы бәйгенең номинацияләре: «Беренче битләр», «Бергәләп укыйбыз», шулай ук «Безнең белән укы, ил!» һәм «Буыннар элемтәсе» махсус номинацияләре дә каралган.
Бәйге хакында тулырак мәгълүмат: https://znanierussia.ru/chitaem.vsej.semiej