«Дөнья китапханәләре» һөнәри очрашулар циклы
М. И. Рудомино исемендәге Бөтенроссия дәүләт чит ил әдәбияты китапханәсе Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган «Дөнья китапханәләре» циклыннан беренче очрашуга чакыра. Әлеге очрашу Сербиянең китапханә эшенә багышлана.
Трансляция 2026 елның 25 маенда, Мәскәү вакыты буенча 14:00 сәгатьтә ВКонтакте бергәлегендә узачак:
https://vk.com/video-212233461_456239271
Китапханә эше белгечләре өчен «Чит ил әдәбияты китапханәсендә» «Кытай китапханәләре» дип исемләнгән интерактив лекторий да кызыклы булачак. Чит ил әдәбияты китапханәсе һөнәри бергәлекне Кытайдагы китапханә белгечләренең эш тәҗрибәсе белән таныштырачак. Лекциядә Кытай китапханә эше үсешенең өч чоры яктыртылачак. Докладчы - «Рудомино» Академиясе белгече Чжан Личжэань.
Лекция Брикс+ Мәгълүмати-мәдәни медиаүзәгендә узачак. Алдан теркәлү буенча керү ирекле: Интерактивный лекторий «Россия и Китай: мосты взаимопонимания» (лекция "Библиотеки Китая").
Лекциянең трансляциясе һәм видеоязмасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин булачак:
https://vk.com/video-59877134_456240218
М. И. Рудомино исемендәге Бөтенроссия дәүләт чит ил әдәбияты китапханәсе: https://libfl.ru/.