«Заманча китапханә: укучылар белән эшләүгә якын килү»
Вологда өлкә китапханәсе, Россия Дәүләт яшьләр китапханәсе һәм Россия китапханә ассоциациясенең (РКА) Яшьләр секциясе «Заманча китапханә: укучылар белән эшләүгә якын килү» дип исемләнгән XIII Яшь китапханәче Университетының эшендә катнашырга чакыра.
Университет эшендә катнашу өчен яшь белгечләр һәм китапханә җитәкчеләре, методик хезмәтләр хезмәткәрләре чакырыла. Университет кыю экспериментлар, һөнәри үсеш һәм фикердәшләр эзләү өчен мәйданчык булачак.
Чара 2026 елның 15-18 июнь көннәрендә Вологда шәһәрендә узачак.
Яшь китапханәче Университеты эшендә катнашуга гаризалар 2026 елның 10 июненә кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү формасы белән В. Ф. Тендряков исемендәге китапханә-мәгълүмат үзәге сайтының «Хезмәттәшләргә» бүлегендә яки сылтама буенча танышырга була.
Тулырак: https://www.rba.ru/news/news_8366.html