«Китапханәләр тарихы: яңа алымнар, методлар, чыганаклар, нәтиҗәләр»
Китапханә һәм китап эше тарихы өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшен үстерүгә ярдәм итү максатыннан, Россия дәүләт китапханәсе һәм Россия китапханә ассоциациясе «Китапханәләр тарихы: яңа алымнар, методлар, чыганаклар, нәтиҗәләр» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясен оештыра.
Конференциядә катнашырга китапханә, архив, музейлар җитәкчеләре һәм белгечләре, дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмалар, мәгариф учреждениеләре, фәнни оешмалар, нәшриятлар һәм һөнәри массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
Конференция 2026 елның 28-29 октябрендә Россия дәүләт китапханәсендә узачак (Мәскәү шәһәре, Воздвиженка ур., 3/5)
Чарада чыгышлар белән катнашу өчен 2026 елның 21 сентябренә, докладларсыз катнашу өчен 2026 елның 21 октябренә кадәр теркәлү таләп ителә.
Тулырак: https://www.rsl.ru/events/istoriya-bibliotek-2026