Китапларны төпләү эшендә реставрацияләү техникасы
Россия дәүләт китапханәсе Мордовия Республикасының А. С. Пушкин исемендәге Милли китапханәсе белән берлектә китап структурасын сакчыл торгызу мәсьәләләренә багышланган «Китапларны төпләү эшендә реставрацияләү техникасы» дип исемләнгән төбәкара семинар-практикум оештыра.
Реставраторлар, китапханә хезмәткәрләре, музей, архив белгечләре өчен каралган әлеге чара 17-18 июнь көннәрендә Мордовия Республикасының А. С. Пушкин исемендәге Милли китапханәсе базасында узачак.
Семинар программасы лекцияләрдән һәм практик өлештән тора. Анда Россия дәүләт китапханәсе һәм төбәк консервация үзәкләре экспертларының мастер-класслары да урын алган.
Семинар программасы белән Россия дәүләт китапханәсе һәм Мордовия Республикасының А. С. Пушкин исемендәге Милли китапханәсе сайтларында танышырга була.
Семинар хакында тулырак мәгълүмат: https://www.rba.ru/news/news_8375.html