Россия халыклары мәдәни мирасын үстерүгә багышланган илкүләм бәйге

Мәгълүм булганча, 2026 ел РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Екатеринбург шәһәре китапханәләре муниципаль берләшмәсе халыкларның мәдәни мирасын үстерү буенча интернет челтәрендә китапханә проектларына бәйге игълан итте. Әлеге илкүләм чара «Китапханәләр һәм социаль медиа» («Библиотеки и социальные медиа») Россия китапханәләр ассоциациясе эшче төркеме теләктәшлегендә оештырыла.

Бәйгенең максаты  ­- Россиядә яшәүче халыклар бердәмлеге һәм аларның мәдәни мирасы хакында китапханәләрнең, аларның хезмәткәрләренең  интернет киңлекләрендә, социаль челтәрләрдә дөнья күргән иң яхшы эшләрен барлау.

Иң яхшы проектлар өч номинациядә бәяләнәчәк: текст (пост, мәкалә, зур күләмле мәкаләләр), фоторәсем (фото, коллажлар, инфографика, иллюстрацияләр, виртуаль күргәзмәләр) һәм видео (кыска роликлар, видеоблоглар, әңгәмәләр, анимация, туры эфирлар). Конкурска тәкъдим ителә торган эшләр 2025 елның 1 мартыннан алып 2026 елның 16 мартына кадәрге чорда башкарылып, интернет челтәренә урнаштырылган булырга тиеш.

Бәйге материалларына сылтама белән гаризалар катнашучылардан 2026 елның 16 мартына кадәр кабул ителә. Аларны бәйгенең рәсми сайтында https://biblmob.tilda.ws/konkurs бирелгән электрон форма ярдәмендә юлларга кирәк.

Хәбәрләшү өчен:

Екатеринбург шәһәре китапханәләре муниципаль берләшмәсе методик бүлеге.

Электрон почта: mob_site@ekadm.ru

Телефон: (343) 358-18-81