«Бөек Ватан сугышы геройлары турында тарихи хәтерне саклау буенча китапханәләрнең иң яхшы тәҗрибәләре» Халыкара конкурсы

Россия Дәүләт китапханәсе «Бөек Ватан сугышы геройлары турында тарихи хәтерне саклау буенча китапханәләрнең иң яхшы тәҗрибәләре» Халыкара конкурсында катнашырга чакыра. Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Конкурс дүрт номинациядә уздырыла:

  • I номинация «Җиңү йөзләре»;
  • II номинация: «Иң яхшы тарихи интервью»;
  • III номинация: «Иң яхшы тематик чара»;
  • IV номинация: «Китапханә сайтында тәкъдим ителгән иң яхшы виртуаль күргәзмә»

Россия Федерациясенең һәм якын һәм ерак чит илләрнең дәүләт һәм муниципаль китапханәләре, фән һәм мәгариф оешмалары китапханәләре, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр китапханәләре һәм башка оешмаларның китапханәләре конкурста катнашырга чакырыла.

Гаризалар һәм конкурс эшләре  2025 елның 9 гыйнварыннан 15 маена кадәр кабул ителә:

e-mail: kutevana@rsl.ru. Хатның темасында «Җиңү конкурсы» һәм номинация номеры күрсәтелә.

Нигезләмәдә күрсәтелгән таләпләргә җавап бирә торган гаризалар гына кабул ителә.

Тулырак: https://www.rsl.ru/ru/events/afisha/conf/soxranenie-istoricheskoj-pamyati