«Цифрлы чорда китапханәләр фондлары» конференциясе
«Цифрлы чорда китапханәләр фондлары: традицион һәм электрон ресурслар, туплау, куллану» дип аталган XVI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар 2026 елның 14 мартына кадәр Россия милли китапханәсе сайтында теркәлә ала.
Конференция көндезге-дистанцион режимда узачак. Докладлар белән катнашучыларны теркәү 2026 елның 2 мартына кадәр дәвам итәчәк.
Конференция 2026 елның 31 мартыннан алып 3 апреленә кадәр Санкт-Петербургта, Россия милли китапханәсенең яңа бинасында узачак.
Китапханә фондларын туплау өлкәсендә эшләүче белгечләр, библиографлар, мәгълүмат хезмәткәрләре, нәширләр, агрегаторлар, китапханә партнерлары вәкилләре әлеге чарада катнашырга чакырыла.
Конференцияне Россия милли китапханәсе һәм Россия китапханә ассоциациясе оештыра.
Тулырак: https://nlr.ru/nlr_pro/RA10742/konferentsiya-fondy-bibliotek-v-tsifrovuyu-epokhu