Галәм - кадрларда
Россиядә мәктәп укучылары өчен «Космос в кадре» («Галәм - кадрларда») дигән иҗади акция башлана.
Чара быел Россиядә узачак Космос атналыгына багышланган. Аның максаты - балалар һәм үсмерләрне ил космонавтикасы тарихы белән кызыксындыру, илнең фән-техника өлкәсендәге казанышларына ихтирам уяту. Оештыручылар фикеренчә, акция галәм киңлекләрен үзләштерүгә Россиянең керткән саллы өлешен бәяләү ягыннан да зур әһәмияткә ия.
Иҗади акция дүрт номинациядә узачак. Алар:
- «Галәм каһарманнары»
- «Галәмне үзләштерү тарихы»
- «Галәм һәм культура»
- «Киләчәк галәме»
Бәйгедә 1- 11 сыйныф укучылары катнаша ала. Моның өчен аларга әлеге дүрт номинациянең берсе буенча (яки берьюлы берничә номинация буенча) видео һәм анимация материаллары әзерләргә кирәк булачак. Бер катнашучыдан иң күбе өч эш кабул ителә ала.
Гаризалар «Культура для школьников» порталындагы https://культурадляшкольников.рф/actions/vserossiyskaya-aktsiya-kosmos-v-kadre/ шәхси кабинетларда 2026 елның 6 апреленнән 6 маена кадәр кабул ителә. Шәхси гаризаларны укучыларның шәхси кабинетларыннан җибәрергә кирәк. Ә күмәк гаризаларны юллау өчен укытучының порталдагы шәхси кабинетыннан җибәрергә киңәш ителә.
Иҗади акциягә 2026 елның 29 маена кадәр йомгак ясалачак.