«Цифрлы чорда китапханәләр фондлары: традицион һәм электрон ресурслар, туплау, куллану»

31 март көнне Россия милли китапханәсендә «Цифрлы чорда китапханәләр фондлары: традицион һәм электрон ресурслар, туплау, куллану» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе эшли башлады.

Конференция Россия Федерациясендә китапханә эшенең төп мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен иң эре мәйданчыкларның берсе булып тора. Анда китап тармагы вәкилләре, нәширләр, электрон ресурслар белән тәэмин итүчеләр, библиография, мәгълүмат технологияләре,  китапханә фондларын туплау өлкәсендәге белгечләр катнаша.

Конференциядә көндезге-дистанцион форматта Россиянең 53 төбәгеннән 600 дән артык белгеч катнаша, шул исәптән Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Абхазия, Кытай, Һиндстан, Италия, Кореядән. Китап базары үсешенең төп тенденцияләре, китапханәләрне фәнни характердагы электрон ресурслар белән туплау, ясалма фәһем куллану мөмкинлекләре хакында көнүзәк форматта 260 белгеч фикер алышачак.

Конференция эшен 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, утырышлар Россия милли китапханәсе сайтында «Трансляция» бүлегендә трансляцияләнә: https://nlr.ru/nlr_pro/RA10954/translation.