«Бөек Ватан сугышы турында тарихи хәтерне саклауда китапханәләрнең роле»
Россия дәүләт китапханәсе һәм Россия китапханә ассоциациясе 2025 елның 14-15 маенда узачак «Бөек Ватан сугышы турында тарихи хәтерне саклауда китапханәләрнең роле» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакыра.
Конференция программасы берничә тематик юнәлешне берләштерәчәк.
Сугыш елларында китапханәләр: тарихның яңа битләре:
- сугыш фронтларында китапханә хезмәткәрләренең сугышчан хәрәкәтләрдә катнашуы;
- сугыш вакытында китапханә фондлары һәм алар белән эшләү;
- сугыш елларында китапханәләрдә хезмәт күрсәтү һәм агарту эшчәнлеге;
- 1945 елгы Җиңүгә тыл хезмәткәрләре - китапханәчеләрнең керткән өлеше;
- сугыш елларында китапханәара хезмәттәшлек.
Китапханәләрнең Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклау буенча хәзерге вакыттагы эшчәнлеге:
- тарихны бозып күрсәтү белән көрәш һәм китапханәләрнең мөмкинлекләре;
- китапханәләр эшчәнлегенең юнәлеше буларак патриотик тәрбия;
- сугыш елларының әдәби һәм китап мирасын саклауны тәэмин итү;
- Бөек Ватан сугышы һәм аның геройлары турында проектлар һәм мультимедиа ресурслары;
- китапханәләрнең заманча фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә сугыш темасы;
- Бөек Ватан сугышы турында китапханәләрнең яңа басмалары.
Конференция программасына «Россиянең яңа төбәкләре китапханәләре эшчәнлегендә Бөек Ватан сугышы турында тарихи хәтер» дигән Түгәрәк өстәл кертеләчәк.
Конференция материаллары җыентыгында басылу өчен мәкаләләр 15 февральгә кадәр кабул ителә.
Доклад белән катнашу өчен гаризалар кабул итү 2025 елның 14 апреленә кадәр, докладларсыз катнашучыларны теркәү - 2025 елның 5 маена кадәр дәвам итәчәк.
Тулырак:
- https://www.rsl.ru/ru/events/afisha/conf/soxranenie-pamyati-o-vov
- https://www.rba.ru/activities/plan/meropriyatiya_2086.html?ysclid=m4h1tudcux373563522