«НЭБ. Дети» балалар әдәбиятына керүнең бердәм ноктасы

Балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләр белгечләренә Россия дәүләт балалар китапханәсенең «НЭБ.Дети» проекты кызыклы булачак.

«НЭБ.Дети» - Россия дәүләт балалар китапханәсе, партнер китапханәләр, шәхси коллекцияләр фондларыннан цифрлаштырылган материалларның бушлай коллекциясе. Ул атна саен тулыландырылып  тора. Китапханә үзенчәлекле материалларны - борынгы сирәк басмаларны, революциягә кадәрге һәм совет чоры вакытылы матбугатын, диафильмнарны, балалар турындагы һәм балалар өчен заманча әдәбиятны туплый.

2024 елга кадәр проект Милли Электрон Балалар китапханәсе (Национальная Электронная Детская Библиотека (НЭДБ) дип аталган.

«НЭБ.Дети» коллекциясендә  балалар өчен иң әһәмиятле әсәрләр һәм балалар укуы даирәсенә кергән, илебезнең иң яхшы рәссам-иллюстраторлары тарафыннан бизәлгән әсәрләр, шулай ук илебездә төрле тарихи чорларда барган тарихи, сәяси, мәдәни,  сәнгати һәм педагогик процессларны чагылдырган материаллар тәкъдим ителә.

Коллекция түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала:

  • Китаплар (XVIII гасыр рус китаплары, XIX гасырның иллюстрацияле һәм уку китаплары җыентыгы, М. О. Вольф, И. Д. Сытин, А. Д. Ступин һ. б. нәшриятларының балалар китаплары, балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча балалар әдәбияты)
  • Журналлар (революциягә кадәрге һәм совет чоры вакытлы матбугаты: Мурзилка, Костёр, ЧИЖ, Труд и Забава, Тропинка һ. б.)
  • Диафильмнар (3200 берәмлектән артык)
  • Газеталар (Пионерская правда)

Мәдәният өлкәсен мәгълүматлаштыру һәм муниципаль һәм авыл китапханәләрен компьютерлаштыру шартларында «НЭБ.Дети» коллекциясе Россия дәүләт балалар китапханәсенең (РГДБ) цифрлаштырылган коллекцияләренә керү мөмкинлеген бирә һәм  китапханәләр фондларын балалар әдәбияты белән туплау проблемасын өлешчә хәл итәргә ярдәм итә.

Цифрлаштырылган материалларның күп өлеше ирекле кулланылышта һәм сайтта теркәлүне таләп итми. Авторлык хокукы сагында торган китапларны карау өчен теркәлү зарур. Басмаларның бер өлешен «НЭБ.Дети» виртуаль заллары ачык булган китапханәләрдә генә укып була.

Татарстан Республикасында бары тик 4 китапханәдә генә «НЭБ.Дети»  мәгълүмат базасына виртуаль зал режимында керү мөмкинлеге бар. Балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләрне әлеге ресурсның мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга чакырабыз.

«НЭБ.Дети» Рәсми сайты

 «НЭБ.ДЕТИ» Виртуаль заллары