Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

Яңалык

«Хәтер шәме» акциясе

Мөэмин-Каратай авыл китапханәсе 21 июнь көнне сәгать 21:00 «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Һәйкәл каршында 22 июнь-Кайгы һәм Хәтер көне уңаеннан акция оештырылды.

«Пушкинда кунакта»

6 июньдә Россиядә А. С. Пушкинның туган көне билгеләп үтелә. Бу көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә «Пушкин янында кунакта» дип исемләнгән әдәби кунакханә үткәрелде.

«Елмаеп яшәсен балалар»

1 июньдә Мөэмин-Каратай авылының спорт мәйданчыгында “Елмаеп яшәсен балалар” исемле чара уздырылды.

«Аларга ярдәм кулын сузыйк»

31 май көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе мәктәп яшендәге балалар белән берлектә ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең өйләренә бардылар, аларның яшәеше белән кызыксындылар, бакчада эшләделәр, хуҗалык эшләрендә булыштылар.

«Балачакның рухи юлдашы»

18 май көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә танылган татар шагыйрәсе Энҗе Мөэминованың 95 еллык юбилее уңаеннан «Балачакның рухи юлдашы» дип исемләнгән чара узды.

“Бөек Җиңүгә 74 ел”

8 нче май көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә һәйкәл янында “Бөек Җиңүгә 74 ел” дип исемләнгән митинг тантанасы уздырдылар.

“Нәни илнең олы шагыйре”/ әдәби-музыкаль кичә

19 апрельдә Мөэмин-Каратай мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә танылган шагыйрь Таһир Шәмсуаровка 65 яшь тулуга багышланган “Нәни илнең олы шагыйре” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды.

«Туган якның моңлы шагыйре» / шагыйрь Таһир Шәмсуаровның иҗат кичәсе

12 нче апрель көнне шәһәребезнең Мәдәният сараенда җирле шагыйребез, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Таһир Шәмсуаров үзенең иҗатташ дусларын җыйды.

«Театр яктылыкка, нурга илтә»

2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. 27 мартта гадәттәгечә Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Мөэмин-Каратай авыл китапханәсе дә бу вакыйгадан читтә калмады, бу көнне мәдәният йорты сәхнәсендә авылдашларга китапханәче Таһир Шәмсуаров пьесасы буенча «Яу кырыннан хатлар» спектакле премьерасы тәкъдим ителде.

«Әсәрләрендә халкым язмышы»

Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә 18 март көнне татар язучысы Вахит Имамовка 65 яшь тулуга багышланган «Әсәрләрендә халкым язмышы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

«Киң колачлы язучы»

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында 16 март көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә Гаяз Исхакый һәм Эдуард Касыймов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» татар язучысы Вахит Имамовның иҗатына багышланган «Киң колачлы язучы» дип исемләнгән әдәби диспут үткәрелде.

“Матурлык бүләк итүче”

15 март көнне Мөэмин - Каратай авылы китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында татар язучысы Әмирхан Еникиның 110 еллыгына багышланган "Матурлык бүләк итүче" дип исемләнгән чара үткәрелде.

«Самат Шакир әсәрләрендә сугыш кайтавазы»

15 март көнне балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә татар шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, фронтовик язучы һәм шагыйрь Самат Шакирның тууына 95 ел тулуга багышлап «Самат Шакир әсәрләрендә сугыш кайтавазы»дип исемләнгән шигъри кәеф кичәсе уздырылды.

«Нәҗибә Сафина иҗатына сәяхәт»

13 март көнне балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә 13 март көнне «Нәҗибә Сафина иҗатына сәяхәт» дип исемләнгән әдәби сәяхәт узды.

«Хатын-кызга чәчәк бирегез»

6 март көнне Мөэмин-Каратай мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе белән берлектә Түбән Чыршылы авылы клубында Хатын - кызлар көненә багышлап «Хатын-кызга чәчәк бирегез» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.