“Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт”
6 июньдә Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә «Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт» дип исемләнгән чара үткәрелде.
6 июньдә Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә «Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт» дип исемләнгән чара үткәрелде.
4 июнь көнне Мөэмин-Каратайда авыл җирлеге, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, сөлге җыю оештырылды.
1 июнь Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан, Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен Сабан туе үткәрелде.
31 май көнне, Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә «Тәмәкегә каршы көрәш» исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде.
2022 елның 8 маенда, Мөэмин-Каратай авылында, батырларга багышланган һәйкәл янында, елдагыча Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.
7 май көнне, Мөэмин-Каратай авыл җирлеге, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Бөек Ватан сугышына 77 ел тулу уңаеннан, хезмәт үрнәкләре күрсәткән, җиңүгә биниһая зур өлеш керткән хезмәт ветераннары - авылдашларыбыз Усманова Зәйтүнә, Гыйрфанова Кәүсәр апаны, Габдрахманов Әхәт аганы тәбрикләп, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
29 апрельдә, Лениногорск районының Чкалов исемендәге Иске Шөгер мәктәбендә, Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь, Мөэмин-Каратай авыл китапханәчесе Таһир Шәмсуаров белән очрашу узды.
28 апрель көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсе «Дөнья халыклары әкиятләре» темасына багышланган Бөтенроссиякүләм "Библиосумерки-2022" акциясенә кушылды.
26 апрельдә, Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә, Г.Тукайның 136 еллыгына багышланган әдәби чара узды.
25 апрельдән 30 апрельгә кадәр, Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә, бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган "Күңелләрдә яши Тукай моңы" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
22 апрельдә Мөэмин-Каратай мәдәният йортында мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә авылның иң оста тегүче һәм бәйләүчесе Гафиятуллина Флюра апа белән очрашу узды.
9 апрель көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә балалар шагыйрәсе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Йолдыз Шәрәповага 60 яшь тулу уңаеннан «Балачак йолдызлыгына таба» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде.
2 апрель көнне, Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә, Халыкара кошлар көненә багышланган экологик сәгать узды.
“Театр яктылыкка, нурга илтә” 26 марттан 28 кадәр Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә, Халыкара театр көне уңаеннан, "Театр яктылыкка, нурга илтә" исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды.
27 мартта, Мөэмин-Каратай авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Халыкара театр көне уңаеннан, балалар белән рус халык әкиятеннән тәрҗемә ителгән "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр.
26 март көнне Мөэмин - Каратай авыл китапханәсендә шагыйрә, композитор, автор-башкаручы, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, якташыбыз Людмила Аланлы иҗатына багышланган шигырь кичәсе үткәрелде.
24 мартта Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә, Балалар һәм яшүсмерләр атналыгы кысаларында, танылган язучы Г. Ибраһимовның тууына 80 ел тулуга багышланган чара узды.
23 мартта Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Нәүрүз бәйрәмен уздырды.
12 марттан 15 нә кадәр Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә “Матурлык җырчысы Галимҗан Ибраһимов” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
12 мартта Мөэмин-Каратай авылы китаханәсендә балалар өчен "Әкияттә кунакта" исемле әкиятләр кичәсе узды.