Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

Яңалык

«Дөнья яме әнкәй, хатын — кыз»

8 март көнне Мөэмин - Каратай авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Дөнья яме әнкәй - хатын-кыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

“Сак булыгыз, СПИД”

26 февраль көнне, Мөэмин - Каратай авыл китапханәсендә “Сак булыгыз, СПИД” темасына багышланган мәгълүмати сәгать үтте

«Гасырларны кичкән телебез»

21 февраль көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган “Гасырларны кичкән телебез” дип исемләнгән чара узды.

“Ир-егетләр Ватан сагында” әдәби-музыкаль кичә

19 февраль көнне Мөэмин Каратай авылы китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Ир-егетләр Ватан сагында” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

«Серле каләм иясе»

18 февраль көнне Мөэмин - Каратай авыл китапханәсендә татар язучысы, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәфкать Кәраминең 80 еллык юбилеена багышланган «Серле каләм иясе» китап күргәзмәсе оештырылды.

«Нина Павлова китапларын укыйбыз» төбәкара акциясе

7 февральдә Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе "Нина Павлова китапларын укыйбыз" төбәкара акцияседә катнашты. Акция язучының тууына 125 ел тулуга багышланды. Акциянең максаты: балалар язучысы, галим-биолог Нина Михайловна Павлова иҗатын популярлаштыру.

"Интернет һәм мин - иң яхшы дуслар"

5 февраль көнне Мөэмин - Каратай авыл китапханәсендә, Куркынычсыз рунет атналыгы кысаларында, “Интернет һәм мин - иң якын дуслар” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

“Халкым җәүһәрләре”

28 гыйнварда Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә Халыклар сәнгатенең мәдәни мирас елына багышланган “Халкым җәүһәрләре”дип исемләнгән әңгәмә узды. Чараның максаты - балаларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру, рухи һәм традицион кыйммәтләрне пропагандалау, китаплар аша милли сәнгать кыйммәтләренә якынайту иде.

"Әдәби хәзинә"

22 гыйнвар көнне Мөэмин - Каратай авыл китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның Дәүләт советы депутаты, Г.Тукай, М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Ф.Хөсни исемендәге әдәби премия иясе, чәчмә әсәрләр остасы, публицист Ркаил Зәйдуллага 60 яшь тулуга багышланган “Әдәби хәзинә” дип исемләнгән чара үткәрелде.

"Холокост - халыкның фаҗигасе"

22 гыйнвар көнне Мөэмин - Каратай авыл китапханәсендә Холокост - халыкның фаҗигасе” исемле мәгълүмат сәгате үтте.

«Сагынып көттек ел буе»

4 гыйнвар көнне Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе белән берлектә, балалар өчен "Сагынып көттек ел буе" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы оештырдылар.

«Яңа елга яңа өметләр»

31 декабрь көнне Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында, мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Яңа ел бәйрәме уздырылды.

«Мин һәм минем хокукларым»

8 декабрьдә Мөэмин - Каратай авыл китапханәсендә “Мин һәм минем хокукларым” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде.

«Исәнме, кыш»

7 декабрь көнне Мөэмин - Каратай авыл китапханәсендә балалар өчен “Исәнме, кыш” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

«Татарстан - изге Ватан ул»

29 август көнне Мөэмин - Каратай авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан-изге Ватан ул» исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды.

«Россия флагы көне»

22 август көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган «Россия флагы көне» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

«Сәламәтлек юлдашыбыз»

14 август көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, спорт мәйданчыгында "Сәламәтлек юлдашыбыз" дип исемләнгән спорт ярышлары уздырдылар.

«Онытыла алмый батырлык»

8 май көнне Мөэмин-Каратай авылында, мәгърур һәйкәл янында, Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.