Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

Яңалык

«Яхшылык дөньяны коткарыр»

8 декабрь көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәчесе Шәмсуаров Т.Я. Халыкара инвалидлар көне уңаеннан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә мөмкинлекләре чикле булган гаиләләрдә булдылар

“Туган җиребез буйлап”

5 декабрь көнне, Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгын йомгаклауга багышланган “Туган җиребез буйлап” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

«Йөрәкләрдә безнең әниләр»

29 ноябрь көнне, Мөэмин-Каратай мәдәният йортында клуб хезмәткәрләре, җирле китапханә белән берлектә, онлайн форматта Әниләр көненә «Йөрәкләрдә безнең әниләр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара оештырдылар.

«Начар гадәтләргә каршы көрәш»

18 ноябрь көнне, Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә 3-8 сыйныф укучылары өчен «Начар гадәтләргә каршы көрәш»дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде.

«Балаларга күчтәнәч»

7 ноябрьдә, көзге каникул көннәрендә, Мөэмин - Каратай авыл китапханәсендә укучылар белән «Балаларга күчтәнәч» дип исемләнгән татар балалар язучылары иҗаты буенча әдәби сәгать үткәрелде.

«Балалар, сезнең өчен»

6 ноябрь көнне, Мөэмин-Каратай авыл китапханәсе хезмәткәре Шәмсуаров Таһир Ярулла улы укучыларның көзге каникулларын исәпкә алып, онлайн форматта, интернет челтәре аша «Балалар, сезнең өчен» дип исемләнгән яңа китапларга күзәтү ясады.

Белдерү!

Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе гадәти эш режимында эшләвен дәвам итә.

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Татарстан Республикасында махсус санитар-эпидемияләргә каршы режим кертелү сәбәпле, китапханәдә планлаштырылган барлык чаралар карантин тәмамланганчы кичектерелә.

“Сезгә бары хөрмәт, өлкәннәр”

20 март көнне, Җиңүнең 75 еллыгына багышлап Мөэмин-Каратай авылы китапханәчесе Шәмсуаров Т.Я. авыл җирлеге башлыгы Ханнанова А. А. һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә тыл ветераннарының өйләренә бардылар.

«Тормыш яме бирә хатын-кыз»

7 март көнне Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Тормыш яме бирә хатын-кыз» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

«Әни турында хикәяләрне бергәләп укыйбыз»

4 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Мөэмин-Каратай авыл китапханәсе «Әни турындагы хикәяләрне бергәләп укыйбыз» дип исемләнгән республика акциясендә кушылды.

«Үзеңне наркотикларга бәйләмә»

27 февраль көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә наркоманияне кисәтүгә багышланган «Үзеңне наркотикларга бәйләмә» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

“Ир-егетләр Ватан сагында”

23 февраль Ватанны саклаучылар көнендә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә “Ир-егетләр Ватан сагында” дигән бәйрәм чарасы оештырылды.

«Туган телем – иркә гөлем»

20 февраль көнне Мөкмин-Каратай авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан «Туган телем – иркә гөлем» дип исемләнгән чара узды.

«Фольклор укыйбыз» акциясе

19 февраль көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе Ульяновск өлкәсе С.Т. Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан уздырылучы “Фольклор укыйбыз” халыкара акциясенә кушылды.

«Татарстаныма бер гасыр»

16 февраль көнне Мөкмин-Каратай авыл китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстаныма бер гасыр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

«Интернет безнең белән»

14 февраль көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә «Безнең белән бергә интернет» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

«Күңелләрнең тирән катламы»

12нче гыйнварда Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә танылган язучы,журналист, чәчмә әсәрләр остасы һәм туган як тарихын язучы, якташыбыз Җәмит Рәхимовның тууына 85 ел тулу уңаеннан «Күңелләрнең тирән катламы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

“Яңа ел могҗизасы”

3 гыйнвар көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Яңа ел могҗизасы" дип исемләнгән әкияти тамаша оештырдылар.

“Яңа елны каршы алабыз”

31 декабрь көнне Мөэмин-Каратай авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Яңа елны каршылы алабыз»дип исемләнгән Яңа ел тамашасы оештырдылар.