Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

Яңалык

“Тирән хөрмәт сезгә, өлкәннәр”

Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 76 еллыгын яктырткан "Тирән хөрмәт сезгә, өлкәннәр" дигән әдәби-музыкаль чара узды.

«Узганнарны барлый күңелләр»

7 май көнне Мөэмин-Каратай мәдәният йорты бинасында урнашкан "Хәтер" туган якны өйрәнү музеенда балалар белән тарихи сәяхәт оештырылды.

“Балаларга сугыш турында укыйбыз” Халыкара акциясе

6 май көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә “Балаларга сугыш турында укыйбыз” халыкара акциясе узды. Әлеге акция Самара өлкәсенең Самара өлкә балалар китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле Халыкара акциясен үткәрү инициативасы белән чыккан иде

«Тукай эзләре буйлап»

22 апрель көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби сәгать үткәрелде.

«Бары «Юк» дип әйтә бел»

13 апрель көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә «Бары «Юк» дип әйтә бел» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

«Сандугач керсә күңелгә»

18 март көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә, балалар һәм яшүсмерләр атналыгы кысаларында, С. Сөләймәнова, М. Хәсәнов исемендәге премияләр лауреаты, балалар язучысы Резеда Шәрипова иҗаты буенча «Сандугач керсә күңелгә” дип исемләнгән чара узды.

“Сайла”

17 март көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм балаларда зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан “Сайла” дигән әңгәмә үткәрелде.

“Бөек шагыйрәсе татарның”

16-19 март көннәрендә Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә Татарстанның халык шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Р.Төхвәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Булатованың 85 яшь тулуга багышланган “Бөек шагыйрәсе татарның” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

«Сез дөньяның гүзәл чәчәге»

7 март көнне Мөэмин – Каратай авыл мәдәният йортында китапханә хезмәткәре белән берлектә, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Сез дөньяның гүзәл чәчәге” әдәби-музыкаль кичә узды.

«Ил сагында батыр егетләр»

22 февральдә Мөэмин-Каратай мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Ил сагында батыр егетләр” дигән конкурс-уен программасы үткәрделәр. Чарада тиздән ил сагына басачак егетләр катнашты.

“Һәр милләтнең дә туган теле бар”

19 февраль көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә Туган тел көненә һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Һәр милләтнең дә туган теле бар» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде.

«Сагынып көттек ел буе»

Мөэмин-Каратай авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә кышкы каникул көннәрендә балаларны "Сагынып көттек ел буе"дип исемләнгән Яңа ел бәйрәменә чакырдылар.

“Яңа елны көтеп алабыз”

30 декабрь көнне Мөэмин-Каратай мәдәният йортында авыл китапханәсе хезмәткәре белән берлектә "Яңа елны көтеп алабыз" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы үткәрелде.

«Батырлык хәтердә саклана»

9 декабрьдә, Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә "Батырлык хәтердә саклана" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.