Детская библиотека - филиал № 3

Яңалык

Татар милли киеме

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучылар игътибарына, татар халкының төрле вакыт аралыкларына караган, милли кием үрнәкләре белән М.К.Завьялованың “Татар милли киеме”, Л.И. Саттарованың “Сәхтиян читек саурый үкчә...”, Р.Г.Мөхәммәдованың “Татар халык киемнәре” китаплары аша танышырга тәкъдим итә.

«Туган як җырчысы»: китап күргәзмәсенә күзәтү

10нчы гыйнварда балалар китапханәсе – 3 нче филиалда татар әдәбияты классигы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан эшләнгән «Туган як җырчысы» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү узды.

«Китап битләрендә кышкы сурәтләр»: презентация

Җирдә ел фасылларының иң матуры - кыш хакимлек итә. Кыш килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, җир өстенә коелалар. Кыш бар табигатьне ап – ак мамык юрганга төрә, тәрәзәләргә матур- матур бизәкләр төшерә, биек – биек кар таулары өя.

«Халыкчан шагыйрь»: кычкырып уку

5 нче гыйнварда балалар китапханәсе - 3 нче филиалда талантлы шагыйрь Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Халыкчан шагыйрь» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү һәм әдипнең «Тәүфыйклы песи» китабын кычкырып уку узды.

«Мин кышны яратам»: китапханәче тәкъдим

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучыларны Асия Юнысованың «Мин кышны яратам» китабы белән таныштыра. Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган Алия Юнысованың «Мин кышны яратам» китабы кече яшьтәге мәктәп балалары өчен, балаларны кышның матурлыгына соклана белергә өйрәтә.

«Халык шагыйре»: кычкырып уку

Балалар китапханәсе 3нче филиалда «Халык шагыйре» дип исемләнгән, Хәсән Туфанның тууына 120 ел тулу уңаеннан әзерләнгән, китап күргәзмәсенә күзәтү һәм «Юкмыш бабай малае» әкият - поэмасын кычкырып уку узды.

«Олуг Мөхәммәт»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсе 3нче филиалда Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Олуг Мөхәммәт» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән «Сызып ак нур белән» дип аталган , бөек шәхесләребезнең эшчәнлеген яктырткан, авторның фәнни - публицистик мәкаләләре гади укучылар өчен дә кызыклы булачак.