«Тарих эзлэреннэн»
Китапханәче Ахметшина Гөлнара Илмәт авылы балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны Шиһабетдин Мәрҗәни белән таныштырды.Балалар язучының кыскача биографиясе белән таныштылар һәм шигырь укылды.
Китапханәче Ахметшина Гөлнара Илмәт авылы балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны Шиһабетдин Мәрҗәни белән таныштырды.Балалар язучының кыскача биографиясе белән таныштылар һәм шигырь укылды.
Илмәт китапханәсендә Муса Җәлилгә багышланган бәйрәм булып узды.Балалар белән язучының биографиясе өйрәнелде,тормыш юлына һәм иҗатына багышланган кроссворд чишелде ,викторина сорауларына җавап бирелде һәм шигырьләре кычкырып укылды.
1 февраль Илмәт китапханәсендә рус язучысы Л.Н.Толстойга багышланган кичә билгеләп үтелде.Китапханәче балаларга язучының биографиясенә һәм иҗатына багышланган презентаөия күрсәтте.Шулай ук язучының балалар өчен язган хикәяләре кычкырып укылды.
4 нче январь Илмәт авылы китапханәсендә клуб эше буенча “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби табышмаклар кичәсе булып узды.
Илмәт авылы китапханәчесе авылдашлар белән бергә мәдәният йорты ишегалдында һәм урамнарда кардан төрле сыннар ясады.Балмаскарадта сценарий буенча убырлы карчык булып уйнады
Илмәт китапханәчесе һәм СДК директоры мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларның хәлләрен белеп,күчтәнәчләр биреп йөрделәр.
Илмәт авылында иске йола буенча каз өмәсе булып узды.
25 сентябрьдан “Осенняя неделя добра”атналыгы башланды.Шул максат белән китапханәче Ахметшина Гөлнара укучы балалар белән тыл ветераны Гатауллина Захара әбигә барып ярдәм иттек.
Илмәт авылы китапханәчесе,балалар һәм авыл халкы “Чистый берег” акциясендә катнаштык.
Илмәт китапханәсендә балалар белән экология елына багышланган “Поле чудес” уены уздырылды.
Экология елы буларак, балалар табигать почмагындагы китаплар белән таныштылар. Балалар теләге буенча китаплар укылды, фикер алынды
Бер күрешү - үзе бер гомер
Илмәт мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре сәламәтлекләре чикләнгән гаиләләрнең өйләренә барып, хәлләрен белеп, газета-журналлар биреп,күчтәнәчләр тапшырып үтте
Ноябрь аенда “Минем яраткан әкият героем” дигән рәсем конкурсы булып үтт
7 нче сентябрьда 1 нче сыйныф укучылары белән Илмәт китапханәсендә эшләп килүче музейга экскурсия үткәрелде
Кино елы буларак, Илмәт авылы китапханәсендә балалар белән берлектә, Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” дип исемләнгән китабы буенча әдәби кичә булып узды
Әлмәт китаханә филилалы китапханәчесе балалар бакчасында балаларга әкиятләр укыды.
Ядегәр авылында “Авыл көне” булып узды
7 июнь көнне үзебезнең Илмәт авылында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй бәйрәме узды
27 нче апрель Г. Тукай көненә багышланган “Г. Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән бәйрәм кичә булып узды. Кичәгә балалар бакчасы балалары, укучылар һәм авыл халкы җыелды.Бәйрәмдә “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре сәхнәләштерелде, ”Бала белән күбәләк”, “Бәйрәм бүген”, “Туган тел” җырлары җырланылды, шигырьләр укылды