Балаларны яклау көне.
-
-
-
-
-
26 апрель Илмәт китапханәсендә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга карата, “И туган тел,и матур тел” дип исемләнгән КВН үткәрелде
-
-
-
Тыл ветеранын котлау.
Ахтямзянова Мәдинә Зиннур кызы
-
-
3 декабрь көнне,инвалидлар декадасы уңаеннан,Илмәт авылы китапханәчесе сәламәтлеге чикләнгән Сагирова Фәридәгә барды һәм күчтәнәчләр тапшырды.Фәридә тегү,чигү һәм чәчәкләр ясау белән шөгыльләнә.
Ахтямзянова Мәдинә Зиннур кызы
8 май Илмәт авылында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган митинг узды.
Һәр ел 12 апрель Космонавтлар көне буларак билгеләп үтелә.
Март ае мари китап ае дип билгеләнгәнлектән, Илмәт авылы китапханәсендә " Мари иленә сәяхәт" дип исемләнгән чара үтте.Балалар мари халкының көн-күреше,бәйрәмнәре,йолалары, милли киемнәре,ризыклары турында презентация аша мәгълүмат алдылар.
Илмәт мәдәният йортында туган тел елына багышланган “Дөньяда иң матур тел-ул минем туган телем” дип аталган районара мөслимәләр мәҗлесе узды.Мәҗлескә күрше татар авыллары һәм Алабуга шәһәреннән кунаклар җыелды.Алабугадан килгән шәгыйрәбез Кадрия Наил үзенең шигырьләрен тамашачыларга бүләк итте.
Китапханәче Ахметшина Гөлнара пенсионер китапханәчеләр Ямалетдинова Минсылу һәм Хайруллина Мәдинә апаларны 8 Март бәйрәме белән котлады.
Илмәт авылы китапханәсе “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз” акциясендә катнашты.Акция барышында китапханәче Марат Казей,Лёня Голиков,Зина Портнова һәм башка герой балалар турында презентация күрсәтте.Аларның Бөек Җиңүне якынайтуга нинди зур өлеш кертүләре турында сөйләнде. А.Н.Печерскаяның “Пионеры –герои” хикәясе кычкырып укылды.