Кышны озатабыз, язны каршы алабыз
Илмәт авылында мәдәният йорты белән китапханә оештыруында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмдә җырлар җырлап,биеп,уеннар уйнап авыл халкы ял итте.Килгән кунаклар яңа гына пешкән коймаклар белән чәй эчеп сыйландылар.
Илмәт авылында мәдәният йорты белән китапханә оештыруында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмдә җырлар җырлап,биеп,уеннар уйнап авыл халкы ял итте.Килгән кунаклар яңа гына пешкән коймаклар белән чәй эчеп сыйландылар.
Илмәт китапханәсе "Иң яхшыларын укырга вакыт: Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз" дип исемләнгән Республика күләм укулары акциясенә кушылды.
Илмәт авылы китапханәсендә яраткан язучыбыз Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Әмирхан Еники әсәрләрен укыйбыз” дип исемләнгән Регионара акция үткәрелде.
2019 нчы ел Россиядә театр елы буларак,Илмәт китапханәсендә балалар белән “Песи баласы” дип исемләнгән скетч сәхнәләштерелде.
Илмәт авылы китапханәсендә балалар белән ел саен үткәрелә торган “Могҗизалар кыры”уены үткәрелде.Биремнәр татар язучыларына һәм китап –журналларга багышланган.Балалар яңа язучы исемнәре белән таныштылар.Уен кызыклы үтте,һәрбер балага бүләк таратылды.
31 нче декабрь көнне Илмәт авылында яңа мәдәният йорты һәм китапханә ачылды.
1-10 декабрьдә инвалидлар декадасы булганлыктан,Илмәт китапханәчесе Ахметшина Гөлнара һәм мәдәният йорты директоры Тухбатуллина Фәүзия Байкина Гөлнурның хәлләрен белеп,күчтәнәчләр тапшырдык.
Китапханәдә ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган чара булып узды.
26 октябрьда Илмәт авылы китапханәсендә М.Гафурига багышланган кичә булып узды.
Балаларга ел фасыллары турында табышмаклар әйтелде.
Китапханәче булып эшләгән һәм бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветераннарыбызны котладылар
А.Алиш
Яңа китап
Экият уку
10 сентябрь китапханәче Илмәт балалар бакчасы балаларын Л.Н.Толстой белән таныштырды.
29 август китапханәче балалар белән Татарстан көненә багышланган әңгәмә уздырды.Татарстанга багышланган китаплар,фотосурәтләр каралды,сорауларга җавап бирелде.
Җәйге ялда китапханәче балалар белән төрле уеннар,ярышлар уздырды.
июнь Пушкинны искә алу көне буларак,Илмәт китапханәсе “Читаем Пушкина” акциясендә катнашты.Балалар белән саф һавада Пушкинның әкиятләре кычкырып укылды.
8 Май көнне Ядегәр авылында һәйкәл ачу тантанасы булды.Бәйрәмне Зөлфия Хафизовна котлау сүзләре белән башлап җибәрде.Һәйкәл ачуны Ядегәр авылының иң өлкән карты һәм сугыш ветераны Назипов Мулла Назип улына тапшырдылар.
27 нче апрельдә китапханәче Гөлнара Ахметшина Илмәт балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән «Без Тукай оныклары» дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.Балаларга “Шүрәле” әкияте күрсәтелде.Шулай ук Тукайның шигырьләре укылды һәм китаплары белән таныштылар