Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

Яңалык

Инвалидлар декадасы

Декабрьнең беренче ункөнлеге җәмгыятьнең сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә карата аерым игътибарына багышланган.Китапханәче Ахметшина Гөлнара Илмәт авылында яшәп гомер итүче Хакимзянова Наилә апага барып хәлен белде һәм күчтәнәчләрен тапшырды.

Җәлил укулары

Китапханәче Ахметшина Гөлнара III Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесендә катнашты.Чара Бөтендөнья татар конгрессы,Татарстан республикасы Мәдәният,Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла.

"Дәрзаманны укыйм"

Илмәт авылы китапханәсе язучы Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел тулу уңаеннан "Дәрзаманны укыйм" акциясендә катнаша.Акцияне оештыручы Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсе.

Бердәм мәдәният дәресе

14 октябрь Илмәт авылы китапханәсендә Татарстан Республикасына багышланган Бердәм мәдәният дәресе ( Единый урок культуры) үтте.Балалар Татарстан Республикасы символлары, халкы һ.б.турында мәгълүмат алдылар.”

Өлкәннәр көне.

Илмәт авылы китапханәсендә өлкәннәр көненә багышланган “ Картаямыни соң йөрәк?” дип исемләнгән чара үткәрелде.Элеккеге китапханәче Минсылу Ямалетдинова, тормыш иптәше Мулланур Ямалетдинов белән кунакка чакырылдылар.Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,китапханәче шигырьләр укыды,рәхмәт сүзләре белдерде.

Татарча диктант

Илмәт авылы китапханәчесе Гөлнара Әхмәтшина һәм китап укучылар Тәгъзимә Мәрдәнова,Азалия Сәләхетдинова,Алинә Мингалеева бөтендөнья “Татарча диктант” акциясендә катнаштылар һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

#мойлюбимыйТатарстан

Альметьевская сельская библиотека присоединяется к сетевой акции "Мой любимый Татарстан".Организатор акции Новокинерская сельская библиотека имени Т.Миңнуллина МБУ "Арская ЦБС",сетевая акция "Мой любимый Татарстан"

Җиңү көне

Илмәт китапханәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады һәм видеоролик тәкъдим итте

Ветераннарга медаль тапшыру.

11 март Илмәт мәдәният йортында ветераннарга Бөек Җиңүнең 75 еллыгына медаль тапшыру тантанасы булды.Медальләрне авыл җирлеге башлыгы Рәзимә Тимерхановна тапшырды.Ветераннар өстәл артында чәй эчеп,концерт номерлары тыңлап, күңелле генә ял иттеләр.

Татарстан батырлары

Илмәт китапханәсендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе ясалды.Укучыларга Алабуга шәһәрендә яшәгән Спирьков Степан Петр улы һәм күп кенә Татарстан батырлары турында мәгълүмат тәкъдим ителде.

100 ел ТАССР

12 нче февраль Алабуга муниципаль районы Илмәт авыл җирлеге башлыгы Рәзимә Тимерхановнаның 2019 елда башкарылган эше турында отчет җыелышы булды.

“Көчле рухлы:разведчиклар һәм партизаннар турында уку”.

Илмәт китапханәсе 2020 ел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган III Бөтенрәсәй “Сильные духом:читаем книги о разведчиках и партизанах”акциясендә катнашты. Балалар белән Н .Чуковскийның “Морской охотник”повесте кычкырып укылды һәм В.Астафьевның “Где-то гремит война”, М.А.Шолоховның “Судьба человека” һ.б.китаплар белән таныштылар.

Бөек язучы һәм гуманист

Илмәт китапханәсе бөек рус язучысы,драматург Антон Павлович Чеховның тууына 160 ел булу уңаеннан үткәрелгән “Читаем Чехова “акциясендә катнашты.Балалар язучының биографиясе һәм китаплары белән таныштылар,хәйрия эшчәнлеге турында мәгълүмат алдылар.Китапханәдә “Бөек язучы һәм гуманист”,”Великий писатель и гуманист» китап күргәзмәсе ясалды.

“Могҗизалар кыры”

Әкиятләр дөньясына багышланган биремнәр аша Илмәт китапханәсендә балалар белән “Могҗизалар кыры” уены үтте.

“Кем тапкыррак?”

Китапханәдә балалар белән “Кем тапкыррак?” дип аталган табышмаклар кичәсе узды.