Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

Яңалык

“Могҗизалар кыры”

Әкиятләр дөньясына багышланган биремнәр аша Илмәт китапханәсендә балалар белән “Могҗизалар кыры” уены үтте.

“Кем тапкыррак?”

Китапханәдә балалар белән “Кем тапкыррак?” дип аталган табышмаклар кичәсе узды.

Декада инвалидов

Инвалидлар атналыгыбулганлыктан, китапханәче Гөлнара Ахметшина Махмутов Фәрит абыйның хәлләрен белеп,укырга газетлар һәм күчтәнәчләр тапшырды.

«Гомер сукмагыннан 50 ел бергә”

Илмәт авыл китапханәсендә Зиннур һәм Рәмзия Сәгыйровларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел туу уңаеннан кичә уздырылды.

Мәдәни марафон

Илмәт китапханәсе “Мәдәни марафон” Бөтенроссия проектына кушылды.Марафонның төп максаты-балалар һәм яшьләр арасында ватан һәм гомуми мәдәниятне һәм сәнгатьне популярлаштыру.

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып,зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр безнең янәшәбездә һәрчак укытучыларыбыз атлый.

Татарстан-туган йортыбыз

30 август Татарстан Республикасы көне буларак билгеләп утелә.Шул исәптән башкалабыз Казан шәһәре истәлекле урыннары,гимны,байрагы турында әңгәмә әештырылды.

Гаилә көне.

8 июнь гаилә көне буларак билгеләп үтелә.

«Россия –безнең горурлыгыбыз”

Илмәт китапханәсендә Россия көненә багышланган чара уздырылды.Бәйрәм Россия гимны белән башланды.Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды,флаг төсенә аңлатма һәм сорауларга җавап бирелде.

Сабантуй-2019

9 июнь Илмәт авылында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй гөрләп узды.Бәйрәмне оештыруда һәм уеннар уйнатуда китапханәче Ахметшина Гөлнара актив катнашты.

Мин янә Пушкин юлларын укыйм.

6 июнь Россиядә Пушкин көне буларак,Илмәт китапханәсе “Мин янә Пушкин юлларын укыйм” акциясендә катнашты.Иң элек А.С. Пушкинның тормыш юлы һәм иҗаты сөйләнелде,аннары шигырьләре кычкырып укылды.

«Күңелле балачак”

1 июнь Илмәт авылында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.Чарада җыр-бию, табышмакларга җавап бирү, командалар ярышы һәм төрле кызыклы уеннар уйналды.

“Һәр тарафта Җиңү шатлыгы”

8 май Илмәт авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг узды.Бәйрәмне авыл җирлеге рәисе Рәзимә Тимерхановна Мингалеева ачып җибәрде

«Тукай –сүнмәс йолдыз ул”

Илмәт китапханәсендәбалалар белән Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган кичә үткәрелде.Шагыйрьнең кыскача биографиясе сөйләнде,шигырьләре укылды, “Бала белән күбәләк” һәм ”Эш беткәч уйнарга ярый” шигырьләре сәхнәләштерелде.Кичә Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.”Милләтебезнең кояшы син,и моңлы,нурлы Тукай!” китап күргәзмәсе ясалды.

Тукай мирасы

26 нчы апрель Илмәт мәдәният йортында Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган “ Тукай мирасы” дип исемләнгән муниципаль иҗади конкурс үткәрелде.Китапханәче ”Тукай безнең күңелләрдә мәңге яши” китап күргәзмәсе оештырды.

Илмәт китапханәсе

Илмәт авылы китапханәсенә яңа җиһазлар кайтарылды һәм киштәләргә китаплар тезелде.