Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Яңалык

Бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе

18 октябрь көнне Морт авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе уздырылды

Йолдызларга юл

«Йолдызларга юл» - 12 апрель көнне Морт авылы башлангыч сыйныф укучылары өчен Морт авыл китапханәсе хезмәткәре үткәргән танып белү сәгате шулай дип аталды.

Нәүрүз мөбәрак булсын!!!

18 март көнне Морт авылында китапханә, мәдәният хезмәткәрләре ярдәмендә "Нәүрүз" бәйрәме оештырылды. Иң башта бу бәйрәмгә кызыклы программа әзерләнде.

День писателя

3 мартта бөтен прогрессив кешелек Бөтендөнья язучылар көнен — әдәбиятчыларның профессиональ бәйрәмен билгеләп үтә.

Яшьтән бирле хәсрәт йотып.

17 январь көнне китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә татар халкының күренекле җырчысы Әлфия Афзаловага багышланган кичә булып узды.

Розалия апада кунакта.

3 декабрьдә Инвалидлар декадасы һәм Халыкара инвалидлар көне кысаларында китапханәче Зәлия Садыкова китап укучысы Розалия Николаевнага чираттагы мәртәбә килеп китте, аңа газета-журналлар, күчтәнәчләр алып килде. Китапханәче бу йортта еш кунак, шуңа күрә аның килүенә Розалия апа һәрвакыт шат.

Балалар фольклоры иле.

2022 ел – Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Мирасыбыз турында истә тоту мөһим, чөнки безнең дәвамчылар булып балалар килә. Аларга милләтебезнең асыл ташы булган үзенең сәнгате, гореф-гадәтләрен өйрәтү безнең төп бурыч булып тора.

"Мин һәм минем Республикамның Конституциясе»

Морт авылы китапханәсендә укучылар өчен Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көненә багышланган чара узды. Чараны Республикабыз турындагы шигырь белән ачып җибәрдек. Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү тарихы турында сөйләдек.

«Икмәк - барысына да баш»

16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк-кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге символы, табигатьнең һәм кеше хезмәтенең иң борыңгы һәм гаҗәеп продуктларының берсе.

Тыл ветеранында юбилей.

Озын гомерле кешеләрне юбилей белән котлау күркәм традициягә әверелде. 5 октябрьда тыл һәм хезмәт ветераны, Морт авылында яшәүче Хисамутдинов Расих Борхан улына 90 яшь тулды.

Уку лидеры 2022

30 август көнне Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә багышланган шәһәр бәйрәм чарасында Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Владимировна Назипова авыл һәм шәһәр китапханәләре укучылары арасында «Уку лидеры 2022» муниципаль балалар конкурсында җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләк сертификатлары тапшырды.

«Минем яраткан Татарстаным»

Морт авыл китапханәсе китап укучылар игътибарына Татарстан Республикасы көненә багышланган «Минем яраткан Татарстаным» китап күргәзмәсен тәкъдим итте.

"Россия флагы-безнең горурлыгыбыз! "

Морт авыл китапханәсендә «Россия флагы-безнең горурлыгыбыз! " дип исемләнгән китап - иллюстратив күргәзмә төзелде. Анда Россия тарихы турында китаплар һәм иллюстрацияләр тәкъдим ителгән.