Морт авыл китапханәсе балалар бакчасында кунакта.
Морт авыл китапханәсе балалар бакчасында кунакта.
31 март көнне балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында балалар бакчасында йөрүче нәниләр өчен Абдулла Алишның “ Ана әкиятләре” җыентыгы буенча балалар өчен чара үткәрелде. Нәниләребезне А.Алишның портретын күрсәтеп язучының кыскача тормыш юлы турында сөйләдем. Язучының балалар өчен язылган әсәрләре белән таныштырдым. “Ана әкиятләре” циклына кергән “ Каз белән Аккош” әкиятен укып чыктым һәм балалар белән укылган әкият буенча әңгәмә үткәрдек.
Абдулла Алиш 25 ләп әкият яза. 1939 елның 1 февралендә «Яшь ленинчы» газетасында басылган «Каз белән Аккош» һәм «Куян кызы» - «Ана әкиятләре»нең беренчеләре. Баласын һәрьяктан тәрбияле итеп күрергә теләгән ана исеменнән сөйләтелгән бу әкиятләр әниләр өчен дә, нәниләр өчен дә кыйммәтле бүләк. Әкиятләре аша автор балаларны табигать һәм тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар формалаштыру бурычын куеп, аларны төрле матур гадәтләргә, хезмәткә өйрәтү, ата-аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Язучының әкиятләре яхшылыкка, дуслыкка өйрәтә, һәм озак вакыт барлык яшьтәге кешеләрнең хәтерендә кала.