Шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Рәдиф Гаташка 80 яшь тулу уңаеннан”Гаташ- мәхәббәт җырчысы” исемле презентация оештырылды. Китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Презентациядә язучының китаплары яктыртылды.
4-6 сыйныф укучыларына иске китапларны ремонтлау буенча “Яшә китап” исеме астында акция үткәрелде.Акция китапларга сакчыл караш кирәклеге турында әңгәмә белән башланып китте, аннан соң балалар китапның төп элементлары белән таныштылар. Соңыннан китапханәче укучыларга китапны ничек “дәваларга” кирәклеген күрсәтте. Алар битләрне төзәттеләр, карандаш тапларын бөтергеч белән бетерделәр, скотч һәм кәгазь ярдәмендә ертылган битләрне ябыштырдылар.
27 март –театр көне.Шул уңайдан Пыжмара авылы кызы, Татарстанның атказанган артисты Гөлгенә Зәйнуллина хөрмәтенә “Театр-милләтнең йөзек кашы” исемле видеоролик эшләнелде.
1-4 сыйныф укучыларына “Әкиятләр илендә” исемле мәдәни дәрес үткәрелде. Аларга “әкият” төшенчәсе турында сөйләнелде.Татар халык әкиятләре белән беррәттән дөнья халыклары әкиятләре дә укылды. Әкиятнең тәрбияви мәгънәсе турында да фикер алыштык.
21 март-Халыкара урманнар көне. Урман яшәү чыганагы, җир яме, табигатьнең иң матур бизәкләренең берсе. Ул матди байлык, саулык чыганагы. Шушы максаттан чыгып “ 21 март-Халыкара урман көне”” исем астында презентация оештырылды.
21 март шигърият көне уңаеннан 2 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Гүзәл шагыйрь Шәйхи Маннурның “Яхшы бел” шигырен сөйләде.
Татар әдәбияты белгече Фоат Галимуллинга 80 яшь тулу уңаеннан”Кече күңелле олы галим” исемле презентация оештырылды. Китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Презентациядә язучының китаплары яктыртылды
"Вы-наша гордость!" исемле республика акциясе кысаларында 15 балалы "Герой-ана" Мөхәрләмова Алсу Гыйлемхан кызына видеоролик эшләнелде.
"Хатын-кыз ул нәфис чәчәк" исемле әдәби кичә үткәрелде.Кичәдә язучыларның хатын-кыз темасына карата язылган әсәрләреннән өзекләр, шигырьләр укылды.
Пыжмара авыл китапханәчесе Бөтенрәсәй “ Через сказки к миру и согласию: читаем народные сказки на родном языке” (“Әкиятләр аша тынычлыкка һәм татулыкка: туган телдә халыклар әкияте укыйбыз”) исемле акциясенә кушылды.Акциядә Шаябтдинова Инзилә “Өч кыз” татар халык әкиятен укыды.
Танылган шагыйрә, СССРның һәм Татарстанның сәнгать эшлеклесе, күп җырлар авторы Шәмсия Җиһангировага 70 яшь уңаеннан “Ярсу елгалардан,горур кыялардан, яшәүнең үзеннән көч алдым” исемле презентация эшләнелде.Укучылар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.
23 февраль –Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авылыбызның сабантуй батыры, көрәшче Шәйхетдинов Хәйретдин Гаяз улы хөрмәтенә “Мәйдан тота батырлар” исемле видеоролик эшләнелде.
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан онлайн презентация оештырылды.Бу бәйрәм батырлар һәм кыюлар көне дә.Безнең тыныч тормышыбызны бозмасын өчен батыр ир-егетләребез илебез чикләрен саклыйлар
Н.С.Лесковның тууына 190 ел уңаеннан “Н.С.Лесков-публицист” исемле онлайн презентация оештырылдыУкучы лар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.
21 февраль- Халыкара туган тел көне.Бу уңайдан @baltasi.cb “Милләт яшәр, Теле булса биеклектә!” әдәби челлендж игълан итте.Пыжмара авыл китапханәсенең китап укучылары әлеге челленджга кушылып Г.Тукайның “Туган тел”, Р.Мөхиярованың “Яшәр әле телем”, Э.Мөэминованың “Туган телем”, Ш.Маннурның “Яхшы бел” шигырьләрен тәгъдим иттеләр.
21 февраль—Халыкара туган тел көне уңаеннан онлайн -презентация оештырылды
Пыжмара авыл китапханәсендә Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан "Муса Җәлил- үлемсез шагыйрь"исемле батырлык сәгате уздырылды. Чарада 1-4 сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар әдәби викторина сорауларына җаваплар бирделәр, Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, презентация карадылар.
Пыжмара авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучыларына бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан "Батырлыгы кайтты җыр булып" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
Изге Вәли Көне-Гашыйклар һәм яратучыларның төп бәйрәме. 14 февраль-Гашыйклар көнендә, бу истәлекле көндә, кешеләр бер-берсенә мәхәббәт, аноним валентинкалар, яхшы сүзләр әйтәләр.
"Моңлы телем, нурлы телем- Туган тел!"-район әдәби-сәнгать бәйгесенә Гайсин Данис, Шаябтдинова Инзилә катнашты.