Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

Яңалык

"Андрей Сахаров- человек эпохи"- презентация

Галим - физик, академик А.Д.Сахаровның тууына 100 ел тулу уңаеннан"Андрей Сахаров - человек эпохи" дигән презентация оештырылды. Укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Презентациядә язучының китаплары тәкъдим ителде.

"Татарстан - туган илем" - викторина

8-9 сыйныф укучылары өчен "Татарстан - туган илем"дигән викторина үткәрелде.Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр.

"#МыВместе- Бөтенроссия акциясе

Пыжмара авыл китапханәчесе Бөтенроссия "#МыВместе" акциясе кысаларында, Пыжмара авылында гомер итүче тыл ветераннары Хадеев Гафиулла абый белән Юсупова Минсафа апаны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады

"Сад памяти- Халыкара акция

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Халыкара "Сад памяти" акциясенә кушылып,туган илебезнең азатлыгы өчен һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү истәлегенә агач утырттык

"Георгиевская ленточка"- Всероссийская акция

"Георгий тасмасы" - ул Тынычлык өчен көрәштә һәлак булган солдатлар турында хәтер, ветераннарга хөрмәт, Бөек Ватан сугышында җиңү өчен горурлык һәм гомерләрен саклап калган солдатларга рәхмәт билгесе.#Георгий тасмасы " Бөтенроссия акциясе кысаларында якынлашып килүче Җиңү бәйрәме уңаеннан авылдашларыбызга таратылды

Өмә

6 май көнне Пыжмара авылының чишмәсе янында өмә үткәрелде

"Балаларга сугыш турында укыйбыз" - ХII Халыкара акция

6 май көнне Пыжмара авылы китапханәсендә “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле ХII Халыкара Акция кысаларында Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләр буенча кычкырып уку оештырылды. Әлеге чарада Муса Җәлилнең “Джим” поэмасы, “Кызыл ромашка”, “Җырларым” шигырьләре укылды.

"Туган телем- Тукай теле"- әдәби кичә

Татар халык шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел уңаеннан 1-4 сыйныф укучыларына "Туган телем- Тукай теле" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.Кичә барышында укучылар шагыйрь Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты, "Тукайны укып үсәбез" исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар,укучылар башкаруында шагыйрьнең шигырьләре яңгырады

"Габдулла Тукай- татар халык шагыйре "-презентация

Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан"Габдулла Тукай-татар халык шагыйре"дип исемләнгән презентация оештырылды. Укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Презентациядә язучының китаплары тәкъдим ителде.

"Кошлар -безнең дусларыбыз" - видеоролик

Кошларның матурлыгын күреп, тылсымлы җырларын тыңлап, күңел сафлана;алар табигатькә, безнең күңелләргә ямь өстиләр.Агачларны, үсемлекләрне бөҗәкләрдән саклыйлар.Шуңа күрә без кошларны яратабыз, саклыйбыз.1 апрель- кошлар көне.Шул уңайдан "Кошлар - безнең дусларыбыз" исем астында видеоролик эшләнелде