Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

Яңалык

“Конституция – илебезнең төп законы”

Татарстан Республикасының Конституция көне уңаеннан 5 ноябрь көнне киң катлау укучылар өчен Иске Кишет авыл китапханәсендә “Конституция – илебезнең төп законы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үтте.

“Ил үткәнен онытма син”

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Шушы уңайдан Иске Кишет авыл клубында китапханә белән берлектә тематик кичә үтте.

“Каз өмәсе”

Авылларда каз өмәсе гөрли,шул исәптән Иске Кишет авылында да. Ә мондый чарадан авыл китапханәсе һәм клубы һич кенә дә читтә калмый.

“Дисбеләр өзелмәсен”

Нурихан Фәттахның тууына 90 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә түгәрәк өстәл үтте.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова кичәгә җыелган китап укучыларны Н.Фәттахның тормыш юлы,иҗаты белән таныштырып үтте.

“Почтальон алып килә”

9 октябрь Бөтендөнья почта көне иде.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова авылның почта хезмәткәрләрен Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарына кунакка дәште.

Конкурс:“Мин тормышка гашыйк!”

Иске Кишет авыл китапханәсе татар халкының сөекле улы язучы,шагыйрь,прозаик,драматург Фәнис Яруллинның 80 еллыгы уңаеннан яшүсмерләр китапханәсе оештырган “Мин тормышка гашыйк!”республика конкурсында катнашты.

”Юлы уңның эше уң”

5 нче октябрь көнне Олы Мәңгәр һәм Иске Кишет авылы арасындагы 4 км га сузылган асфальт юл рәсми рәвештә ачылды. Аны ачуда китапханәчеләр дә катнашты.

11нче Бөтенроссия фәнни-практик конференция «Китапханә фондлары проблемалар һәм аларны хәл итү”

4 октябрь көнне Арча шәһәренең сәнгать мәктәбендә үткән «Китапханә фондлары проблемалар һәм аларны хәл итү”11нче Бөтенроссия фәнни-практик конференциясендә катнаштык.

“Һәр мизгеле яшәүнең-куаныч”

Өлкәннәр көне уңаеннан Иске Кишет авылы клубында тематик кичә үтте.Кичәне җирлектәге авыл клубы,мәдәният йортлары,китапханәләре бергәләшеп оештырдылар

“Санамыйм узган елларны”

Өлкәннәр һәм тәрбиячеләр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова пенсиядәге тәрбиячеләрнең өйләрендә булып,аларның хәлләрен белеште,укырга яңа китаплар алып барып,чәчәк бәйләмнәре бүләк итте

“Батырша исеме халык йөрәгендә яшәде”

28 сентябрьдә Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеенда тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев белән очрашу булды.Бу очрашуда Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Габитова Голфиягә дә катнашу бәхете елмайды

“Тәрбияче-тәрбиянең чишмә башы”

27 нче Сентябрь– тәрбиячеләр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә специалист көне үткәрде

“Гомергә ул күңел түрендә”

Иске Кишет авыл китапханәсендә балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби бәйрәм үтте.

«Илең турында уйла”

14 сентябрь көнне Иске Кишет авыл китапханәсе Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында 2-4 сыйныф укучылары белән берлектә “Бердәм мәдәният дәресе”акциясе кысаларында музей сәгате үткәрде.