Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

Яңалык

“200 көн һәм 200 төн барган сугыш...”

Сталинград көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе каһарман авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-утарында Яңа Кишет урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары,тарих фәненнән укытучы Сабирҗанова Г.Р. белән берлектә батырлык дәресе үткәрде.

“Укыйбыз Тукайны төрле телләрдә”

Быел сөекле шагыйребез,якташыбыз Габдулла Тукайның тууына 130 ел була.Тукайның “Шүрәле”се бик күп телләргә тәрҗемә ителгән.Безнең китапханәбездә “Шүрәле”нең 15 телгә тәрҗемә итеп язылган китабы да бар.

“Яңа елга атлыйк кыю итеп”

Яңа 2016 елга аяк атлаганда Иске Кишет авыл клубында Балмаскарад үткәрелде.Авыл халкы,кайткан кунаклар бу тамашаны карарга бик яраталар һәм көтеп алалар.Ләкин аларга карап кына утырырга һич мөмкин түгел.Чөнки тамашада төрле кызыклы уеннар,сораулар,биремнәр,табышмаклар,сюрпризлар була шул.

“Яңа ел якты булсын”

Иске Кишет авылы башлангыч мәктәбендә үткәрелгән балалар ёлкасы быел аеруча кызыклы булды.Чөнки ул Фәнис Яруллинның “Ак яфрак” исемле әкият-пьесасы буенча сәхнәләштерелгән иде.

“Без коррупциягә каршы” информацион танып белү сәгате

9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсендә информацион танып белү сәгате үтте.Укучылар коррупциягә каршы вакытлы матбугатта һәм әдәбиятта басылган мәгълүматлар белән таныштылар,фикер алыштылар.

«Чиксез рәхмәтле без аларга”

Әниләр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә Әниләребез белән берлектә тематик кичә үтте.Кичәбез күргәзмәгә күзәтү ясаудан башланып китте.Әниләр турында күпме шигырь,җырлар,мәкаль-әйтемнәр,әдәби әсәрләр иҗат ителгән.Кичә барышында әниләребез Г.Афзал,Т.Миңнуллин,Г.Рәхим.И.Юзеев һ.б. иҗаты белән таныштылар.

“Кызыл балан-әле ул, җиләк,бәлеш кенә түгел-кино да!”

2016 ел Россиядә кино елы буларак билгеләп үтеләчәк,шушы уңайдан “Ночь искусств”акциясе кысаларында Иске Кишет авыл китапханәсендә өлкән яшьтәге укучыларыбызның сораулары буенча Совет чорына кагылышлы Василий Шукшинның “Калина красная”фильмына тукталдык.

Әдәби ишек алды кысасында “Гомерем юлы”(әдәби кичә)

Россия Федерациясендә Әдәбият елы уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Һәрбер авыл китапханәсендә “Литературный дворик”лар оештыруны максат итеп куйган иде. Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсе “Әдәби ишек алды” кысасында Хәсән Туфанның 115 еллык юбилее уңаеннан авыл халкы өчен әдәби кичә оештырды.

“Яхшы эшләр кылыйк,мәрхәмәтле булыйк!” Хәйрия кичәсе

Кайгыңны кайгырышырлык кешегә сөйлә дип халык юкка гына әйтмәгәндер.Авылдашыбыз Ситдиков Габделфәтнең капкасын кайгы-хәсрәт ачып кергәнгә дә байтак вакыт узды.Кызы Ләйсән каты авырып китеп,аңа чит илдә катлаулы операция ясалды.