Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

Яңалык

“Мәрҗани-татар халкының даны һәм горурлыгы”

Татарстаныбызда 2018 ел Мәрҗани елы дип игълан ителде.Шушы уңайдан Яңа Кишет зонасына кергән Симетбаш авылы “Нурислам”мәчетендә Мәрҗани укулары үтте.Кичәне оештыруда авыл китапханәләре башлап йөрде.

«Лев Николаевич Толстой»

Иске Кишет авыл китапханәсендә Татарстанда Лев Николаевич Толстой елы уңаеннан кече яшьтәге мәктәп укучылары белән берлектә кичә-диалог үтте.

“Ак кәгазьдә-ак уйлар”

Күренекле шагыйрь,язучы-прозаик,драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә укучыларга күргәзмә-хәтер тәкъдим ителде

“Алга,сугышчан Утыз сигезенче”

Сталинград сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында өлкән сыйныф укучылары белән берлектә кичә үткәрде

“Ут давылын ерып үтәбез без”

Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында Сталинград янында фашист илбасарларын тар-мар итүгә 75 ел тулу уңаеннан зур очрашу булды.

“Кич утыру”

Иске Кишет авыл китапханәсе онытыла башлаган гореф-гадәтебезне,милли йолаларыбызны кире кайтару,халыкка җиткерү максатыннан “Кич утыру”фольклор кичәсе уздырды

“Сказки и были” 2018 ел Татарстанда Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде

Иске Кишет авыл китапханәсе эшне иң кечкенәләрдән башлап җибәрде.Яңа Кишет балалар бакчасына йөрүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре белән берлектә “Әкиятләр һәм булган хәл “дигән кичә үткәрде

“Казанда бер галим чыкты алмаз булып” Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел

2018 нче елның 16 нчы гыйнварында мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулды.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсендә кичә булды

Путешествие по сказкограду

6 нчы гыйнвар көнне балаларның кышкы каникулларында Иске Кишет авыл китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары белән берлектә Китапочкычка утырып әкият шәһәренә сәяхәт кылдык

“Батыр яудан дан белән кайтыр”

Ватан Геройлары көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында батырлык дәресе үткәрде

“Солдат-хезмәте белән матур”

Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-утарында традициягә әйләнгән Призывниклар көне билгеләп үтелде