Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

Яңалык

«Еллар картайтмый»

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе китапханә каршында эшләп килүче “Хуҗабикә”клубы белән берлектә өлкәннәрнең өйләренә барып очрашулар оештырды.

“Журналларда бар да кызыклы”

“Парклар һәм скверлар көне”уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе 6 сыйныф укучылары белән берлектә Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-утарындагы Җиңү паркында “Журналларда бар да кызыклы”ачык һавада периодика көне үткәрде.

«Бер яхшылык мең елга өлге”

Иске Кишет авыл китапханәсе беренче уку көнендә 9 сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Сәләхиева М.Р. белән берлектә тынычлык һәм игелек дәресе үткәрде.

“Яңгыра,көмеш кыңгырау”

Иске Кишет авылы балалары Яңа Кишет тугызъеллык мәктәбендә белем ала.Мәктәптә 50 укучы.Беренче сыйныфка быел 6 укучы бала кабул ителде.

“Батыр йөрәктән йөрәккә күчә”

Күптән түгел каһарман авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-утарында Россия Федерациясе Федераль сак хезмәтенең ТР буенча махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәге офицерлары Үзәкнең җитәкчесе полковник Антипин С.А.җитәкчелегендә экскурсиядә булдылар.

«Республикам атлый алга”

«Республикам атлый алга” Татарстан Республикасына 25 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә мәгълүмати танып белү сәгате үтте.

“Олимпиада-2016”

Бразилиянең Рио-де Жанейро шәһәрендә 5 августтан 21енә кадәр дәвам итүче җәйге Олимпиада уеннары уңаеннан китапханәдә укучыларга күргәзмә-викторина тәкъдим ителде

“Безнең халык китаби халык”

3-5 август көннәрендә Арча районы Иске Кишет авылында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Айрат Заһидуллин һәм Ирек Заһидуллин археографик сәфәрдә булдылар. Аларның максаты авыл халкында сакланып калган борынгы кулъязма китапларны барлау һәм өйрәнү. Алар авыл китапханәсе эше,авыл тарихы белән дә таныштылар.

ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Водопьянова Т.П. Гани Сафиуллин музеенда кунакта.

Каһарман авылдашыбыз Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында ТР Дәүләт Советы депутаты,ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Водопьянова Татьяна Павловна һәм бер төркем профсоюз хезмәткәрләре кунакта булып киттеләр.

“Ватанны саклау-үзеңне яклау”

Иске Кишет авылы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеенда Арча районыннан армиягә китүче 18 егет,аларның әти-әниләре, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов ,”Бердәм Россия”Арча җирле бүлекчә башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, район имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев,”Арча хәбәрләре”газетасы катнашында традициягә кергән кичә оештырылды.

“Яшәсәк тә төрле илләрдә,сөйләшәбез татар телендә”

Халыкара музейлар көне уңаеннан Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында Казан дәүләт аграр университетында укучы бер төркем кытай студентлары һәм аларның җитәкчеләре кунакта булып киттеләр.

“Минем бар тормышым-үзе зур батырлык!”

Бөек Җиңүгә 71 ел якынайган көннәрдә Иске Кишет авылында зур вакыйга булды.Каһарман авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеенда Татарстанда бердәнбер исән-сау калган Советлар Союзы Герое Кузнецов Борис Кириллович белән авыл халкы,мәктәп укучылары һәм укытучылары очрашты.

“Миһербанлылык-йөрәктән”

“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы- мәрхәмәтле эшләр атнасы”кысаларында Иске Кишет авыл китапханәсе күп кенә масса-чаралар үткәрде.Халык арасында мәрхәмәтлелек атнасы турында листовкалар таратылды,игъланнар бирелде.Елга,юл буйлары төрле чүп-чардан чистартылды.

“Китап-замана баласының дустымы?” укучы бенефисы

Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе башлангыч мәктәптә укучы бенефисы уздырды. Халыкара балалар китабы көне Һанс Христиан Андерсенның туган көнендә, 2 апрель көнне билгеләп үтелә.

“Сез булганга,дөнья нурлы”

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә Әниләребез белән берлектә тематик кичә үтте.Кичәдә Ибраһим Биектаулы,Гөлшат Зәйнашева,Рөстәм Зәкуан,Фәнис Яруллинның Хатын-кызларыбызга багышлап язылган шигырьләре һәм җырлары яңгырады.

Районыбызда хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә.

Районыбызда хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә.Шушы уңайдан 18 февраль көнне районыбыз мәктәпләреннән бер төркем урта мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое Гани Биккенә улы Сафиуллинның музей-утарында булдылар.

“Кадерен бел зу-у-р Шагыйрьнең!”Г.Тукайга 130 ел

Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән берлектә Тукай әсәрләрен кычкырып укулар оештырылды.Укучыларга”Милләтебезнең җаны син-Тукай!”,дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.