Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

Яңалык

“Театр көлдерәдер,уйнатадыр” 2019 ел Россиядә Театр елы.

Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан 2019 ел Россия Президенты Владимир Путинның указы буенча Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсендә төрле яшьтәге укучылар өчен даими китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү ясалды.

“Татарның Островские” Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу һәм Россиядә Театр елы уңаеннан

Татар әдәбияты классигы, татар театр сәнгатенә нигез салучы атаклы драматург,якташыбыз,Тукаебызның замандашы Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу һәм Россиядә Театр елы уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә төрле яшьтәге укучылар өчен мәгълүмати танып белү сәгате үтте.

“Әй күңелле Яңа ел”

Балаларның кышкы каникулларында Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә балалар ёлкасы үткәрде.

“Кабат килә җиргә Яңа ел”

Иске Кишет авылы клубында китапханә,авыл җирлеге,авыл халкы,эшче яшьләр,укучы студентлар,мәктәп укучылары белән берлектә Яңа ел бәйрәме үтте.

9 декабрь-Россия Геройлары көне

Россия Геройлары көне уңаеннан Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-утарында Россия Герое Дмитрий Сафин белән очрашу булды.

“Мин тормышка карыйм тирәннән”

Иске Кишет авыл китапханәсе инвалидлар ункөнлеге кысаларында инвалид укучыларның өйләрендә мәрхәмәтле аралашу сәгате үткәрде.

“КоррупциЯпротив”

Иске Кишет авыл китапханәсе коррупциягә каршы көрәш айлыгы кысаларында күргәзмә-фикер алышуга күзәтү ясады.

“Тормыш җиле”

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә инвалидларга багышлап төзелгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.

“Әлли-бәлли-бәллием”

Әниләре белән китапханәгә килүче сабыйлар өр-яңа,матур,кызыклы,мавыктыргыч китаплар белән танышу бәхетенә ия.

“Ут белән шаярма!”

Иске Кишет авыл китапханәсендә пожар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында “Ут белән шаярма!” исеме астында китап күргәзмәсе төзелде һәм укучыларга тәкъдим ителде.