Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңалык

Пушкин көне.

Пушкинны искә алу көне уңаеннан “Неизвестный Пушкин” онлайн викторинага катнаштык.

«Китап тарихына сәяхәт» китапханә дәресе

Китапханәдә кечкенә укучылар өчен «Китап тарихына сәяхәт» темасына китапханә дәресе узды. Без кечкенә укучылар белән китап дөньясына кызыклы сәяхәт ясадык

«Батырлык һәм Дан шәһәре» батырлык дәресе

900 көнлек куркыныч Ленинград блокадасын кичергән һәм бетерүдә катнашучылар истәлегенә, китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Батырлык һәм Дан шәһәре» батырлык дәресе узды .

“Һәр язмышның-үз иясе” китап күргәзмәсе

2024 ел- Россиядә Гаилә елы итеп билгеләнде. Гаилә тормышы, кешеләр язмышы турында бик күп әсәрләр иҗат ителә.Китапханәдә киң катлам укучыларга тәкъдим ителүче “Һәр язмышның-үз иясе” китап күргәзмәсендә дә шул темага китаплар тәкъдим ителә.

"Холокост корбаннары"

“Хәтер атналыгы 2024” акциясенә кушылып, кешеләрне эзәрлекләү һәм күпләп юк итүнең бу куркыныч чоры, Холокост турында, китапханәдә киң катлам укучылар өчен "Холокост корбаннары истәлеге" мәгълүмати күргәзмәсе тәкъдим ителә, ул тарихтагы бу фаҗигале битләрне чагылдыра . Башлангыч сыйныф укучылары өчен “Холокост. Халык фаҗигасе” дип исемләнгән реквием дәрес үткәрелде.

Окоп шәме ясау.

Шекә авыл китапханәсе окоп шәмнәре ясау буенча мастер класс оештырды

Искечә Яңа ел.

Шекә авылында Искечә яңа елны саф һавада күңелле бәйрәм ясап уздырдык.

Кыю йөрәкле ханымнар

Хәзерге интернет заманында кемнең нәрсә эшләгәнен, кая барганын ишетеп торабыз. Тынгысыз, кыю йөрәкле кешеләр күпләрдә соклану уята, алар белән якыннан аралышасы, үрнәк аласы килә. Шул ният белән китапханәбезгә кунакка Ташкичү авылыннан Гөлфия Магсумова белән Тәнзилә Вәлиеваны чакырдык.

Илдус авылында Яңа ел киче

Илдус-кечкенә авыл, анда без күчмә китапханә белән булабыз. 7 гыйнварда без бу авылда чыршы янында, "Яңа ел киче" күңел ачу чарасы уздырдык.

Балалар өчен чыршы бәйрәме

Яңа ел каникуллары көнендә балалар өчен бәйрәм үткәрелде. Сценарий бик үзенчәлекле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән иде.

Исәнме Яңа ел

Яңа ел-иң көтеп алынган һәм искиткеч бәйрәм. Шуны истә тотып, Шекә авыл китапханәсе, Шушмабаш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Исәнме, Яңа ел!” дип исемләнгән кызыклы бәйрәм уздырды.

“Яңа елны көткәндә”

Яңа ел- һәркем өчен иң яраткан бәйрәм. Башлангыч сыйныф укучылары өчен «Яңа елны көткәндә»дип аталган чара үткәрелде