20 нче октябрь көнне 5 - 7 нче сыйныф укучылары белән Өчиле мәктәбендә эшләп килүче Г.Тук ясадык.Тарих укытучысы Вәлиева Халидә апалары укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты белән якыннан таныштырды.Музейдагы экспонатлар да балаларда зур кызыксыну уятты,укытучы апаларына сораулар да бирделәр һәм шул сорауларга канәгатьләнерлек җаваплар да алдылар.
Утар Аты авылында туган Нәгыймә Таҗдарованың тууына 130 ел булды.Шул уңайдан район мәдәният йорты "Иң оста башкаручы " конкурсы игълан итте.Без - Өчиле авылы үзешчәннәре Кышкар мәдәният йортында узган бәйгедә катнаштык.Тамашачыларга Т.Гыйззәтнең "Мактаулы заман " пьесасыннан өзек күрсәттек.Мин Н.Таҗдарова уйнаган Хөбәйбә ролен башкардым.
2015 нче елның 4 нче ноябрендә , Өчиле авыл клубында,язучы,журналист Вакыйф Нуриев белән очрашу кичәсе үткәрдек.Әлеге әдәби –музыкаль кичә “ Уйларымның иң татлысы – туган җирем хакында !”дигән исем астында узды.
8 нче март көнне Өчиле авыл клубында, клуб мөдире белән бергәләп, “Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле хатын-кызлар !”исеме астында әдәби – музыкаль кичә үткәрдек. Әлеге тамашаны карарга 30 кеше килде.
06.02.16. көнне Өчиле авыл клубында Зыятов Айрат Фәрхәт улын искә алу кичәсен уздырдык.Әлеге кичәдә Айратның әти-әнисе,районнан килгән вәкилләр үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.Бергә эшләгән хезмәттәшлзре,укыткан укучылары да Айратны сагынып искә алдылар.