Училинская сельская библиотека - филиал № 47

Яңалык

"Коррупция кеше тормышына ничек тәэсир итә"- мәгълүмат сәгате

8 декабрь көнне Өчиле авыл клубында яшьләр белән “Коррупция кеше тормышына ничек тәэсир итә?” дип аталган мәгълүмат сәгате үтте. Бу чара яшьләрнең хокукый белемнәрен арттыруга, коррупциягә каршы тору ысулларын популярлаштыруга юнәлдерелде.

«Шәфкатьлелек бизи кешене» - тематик кичә

6 декабрь көнне Өчиле авыл китапханәсе Инвалидлар кө.ненә багышланган «Шәфкатьлелек бизи кешене»дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Балаларга, авыруларына карамастан, язмышка үпкәләмәгән, ә үз максатларына ирешкән һәм тормышның төрле өлкәләрендә уңышка ирешкән кешеләр турында сөйләнде

"Бозда сак бул!" - мәгълүмат сәгате

Боз белән капланган сулыкларда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан китапханәдә Өчиле мәктәбе укучылары белән “Язгы чорда бозда куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына мәгълүмат сәгате узды.