Күркәм дә соң хатын - кыз ! ( әдәби - музыкаль кичә )
Өчиле авыл клубында хөрмәтле хатын - кызларыбызга багышланган кичә булып узды.
Өчиле авыл клубында хөрмәтле хатын - кызларыбызга багышланган кичә булып узды.
Өчиле авыл клубында юбилей кичәсе булды.
22 февраль көнне ярыш булды.
Туган тел көненә багышланган кичәдә язучылар белән очраштык .
Симетбаш мәдәният йортында бәйгедә катнаштык.
китап күргәзмәсе.
2019 нчы елның 27 нче январенда Ленинград чолганышы өзелүгә 75 ел була.Шул уңайдан Өчиле авыл китапханәсендә "Хәтер сәгате" уздырдым.6 - 8 нче сыйныф укучылары белән презентация карадык,фикер алыштык.
Драматург Г.Камалның тууына 140 ел булып узды.Китапханәдә авторның китапларыннан күргәзмә эшләп куйдым.Һәр буын китап укучыларда да аның пьесалары зур кызыксыну уята.
Яңа 2019 нчы елның 5 нче декабре көнне Өчиле авыл клубында 1 - 12 яшьлек балалар өчен бәйрәм чарасы уздырдык.Нәниләр Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең осталыкларын күрсәттеләр,күңелле уеннарда катнаштылар.Мондый матур кичәне спонсорлар ярдәме белән оештырдык.
30 нчы декабрь көнне Өчиле авыл клубында Яңа елга багышланган әдәби - музыкаль кичә уздырдык.Балалар бакчасы һәм мәдәният хезмәткәрләре ике командага бүленеп көч сынаштык.Бәйрәм чарасын җыр - моң,күңелле уеннар белән аралаштырып алып бардык.
Татар язучысы,Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиевка декабрь аенда 70 яшь тулды.Авторның китапларыннан авыл китапханәсендә күргәзмә эшләп куйдым.Аның әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителеп дөньяның төрле почмакларында яратып укыла.
Янгын куркынычсызлыгы айлыгы булуын истә тотып "Өчиле авыл клубында "Янгын булган очракта..." дип исемләнгән информация сәгате уздырдым. Чарада 9 нчы сыйныф укучылары катнашты.Янгын сүндерүче булып эшләүче Камалов Рашат безне огнетушитель белән эш итәргә өйрәтте.Шулай ук авыл китапханәсендә "Ут белән сак булыйк !" дигән күргәзмә дә эшләп куйдым.Китап укучылар ай буе әлеге күргәзмә материаллары белән кызыксынып бардылар.
12 декабрь көнне Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгын билгеләп үттек.Әлеге бәйрәм уңаеннан 7 нче сыйныф укучылары арасында рәсем күргәзмәсе оештырдыкӘ
8 нче декабрь көнне өчиле гомуми белем мәктәбендә "Тауларда калды саулыгым..."дип исемләнгән класс сәгате уздырдым.Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан үткән чара якташыбыз,инвалид булса да үзенең кыска гына гомерендә бик күп шигырьләр язып калдырган Радик Мөхәммәткә багышланды.
1 нче декабрь көнне,Өчиле авыл клубында, кадерле әниләребезне бәйрәм белән котлап "Ак калфактай ак күңелле,саф күңелле әнием !"дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә уздырдык.Чараны "Балалы солянка " форматында оештырдык.
Өчиле авылының "Тургай "балалар бакчасына кунакка чакырдылар.Кунакка буш кул белән бармадым - китапханәгә яңа гына кайткан балалар китапларын алып килдем.Бергәләп шигырьләр укыдык,табышмаклар чиштек.
14 нче ноябрь көнне Өчиле гомуми белем мәктәбенең 1 - 8 нче сыйныф укучылары арасында Муса Җәлил иҗатына багышланган шигырь сөйләүчеләр конкурсы булды.Жюри әгъзалары катнашучылар арасыннан иң яхшылары дип тапкан 3 укучының видео язмаларын Арча ҮК дә булачак конкурска җибәрдек.
6 нчы ноябрь көнне Өчиле авыл клубында "Һәркем белергә тиеш ! "дигән исем астында тәрбия сәгате булды.Чарада 6 -8 нче сыйныф укучылары катнашты.укучылар белән бергәләп , гадәттән тыш хәлләр булганда ,нинди телефон номерына чыгарга кирәклеген кабаттан искә төшердек.
25 нче октябрь көнне язучы,Г.Тукай премиясе лауреаты Нурихан Фәттахның тууына 90 ел булды.Шул уңайдан Өчиле авыл китапханәсендә авторның "Итил суы ака торур " исемле тарихи романына дәрес - әңгәмә уздырдым.Чарада 6 - 8 нче сыйныф укучылары катнашты.Дәрес азагында бергәләп шушы китапка эшләнгән буктрейлерны да карап уздык.
20 нче октябрь көнне 5 - 7 нче сыйныф укучылары белән Өчиле мәктәбендә эшләп килүче Г.Тукай музеена экскурсия садык.Тарих укытучысы Вәлиева Халидә апалары укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты белән якыннан таныштырды.музейдагы экспонатлар да балаларда зур кызыксыну уятты.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.