15 нче февраль - Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә китапханә дәресе үткәрдем.4 -6 нчы сыйныф укучылары белән шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты белән таныштык, аңа багышланган презентация карадык,китаплары буенча әңгәмә кордык.
9 нчы февраль көнне Яңа Кырлай авыл җирлегенә кергән 8 авылның урам концерты булды.Өчиле авылының данын яклап шушы бәйгедә катнаштык.Бәйрәм кичәсенең сценариясен үзем төзеп, чараны алып баручы буларак катнаштым.
Танылган француз язучысы Шарль Перроның тууына 390 ел булды.Өчиле гомуми белем мәктәбенең 2 -7 нче сыйныф укучылары белән авторның "Кызыл калфак "әкиятенә багышланган китапханә дәресе уздырдым.
2018 нче ел Татарстан Республикасында Лев Толстой елы буларак игълан ителде.Агымдагы елның 28 нче августында язучының тууына 190 ел була.Шул уңайдан китапханәдә китап күргәзмәсе эшләп куйдым.
Һәр елны, мәктәп укучыларының кышкы каникуллары чорында, Өчиле авыл клубында балалар өчен бәйрәм кичәсе уздыруны традициягә керттек.2018 нче елның 6 нчы январе көнне 1 - 14 яшькәчә балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрдек.Әлеге чараны клуб мөдире Мингазова Лилия белән бергәләп оештырдык.
30 нчы декабрь көнне Өчиле авыл клубында Яңа елга багышланган әдәби - музыкаль кичә уздырдык.
Яңа Кырлай мәдәният йортында узган "Ир солтаны - 2017 " бәйгесендә Өчиле авылыннан Фазлыев Рәшит Мәннәф улы да катнашты.
15 нче декабрь көнне Өчиле авылында эшләп килүче " Тургай " балалар бакчасында "Тап,тап, табышмак ! " дип аталган викторина үткәрдем.Бакчага йөрүче 8 бала ике командага бүленеп үзара көч сынаштылар. Шулай ук нәни дусларыбыз үзләренең җыр - биюгә осталыкларын да күрсәттеләр.
Язучы,Г.Тукай премиясе лауреаты Әхсән Баянның тууына 8 нче декабрь көнне 90 ел булды.Шул уңайдан Өчиле гомуми белем мәктәбендә язучының иҗатына багышланган китапханә дәресе үткәрдем. Ә инде авыл китапханәсендә авторның китапларыннан "Яшьлегемне эзлим " исемле китап күргәзмәсе эшләдем.
25 нче ноябрь көнне Өчиле авыл клубында "Җил - давылдан саклап тора тик әнинең җылы кочагы ! " дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрдек.Кадерле,сөйкемле әниләребезне,әбиләребезне әниләр көне белән тәбрикләп уздык.
6 нчы октябрь көнне Өчиле авылының өлкәннәрен авыл клубына җыеп,өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан әдәби -музыкаль кичә уздырдык.
30 сентябрь көнне Өчиле авыл клубында "Ак аклфак" иҗади берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә "Катнаш никахлар,гореф - гадәтләр,йолалар.."исемле әдәби кичә уздырдык.
8 нче март көнне Өчиле авыл клубында, клуб мөдире белән бергәләп, “Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле хатын-кызлар !”исеме астында әдәби – музыкаль кичә үткәрдек. Әлеге тамашаны карарга 30 кеше килде.
06.02.16. көнне Өчиле авыл клубында Зыятов Айрат Фәрхәт улын искә алу кичәсен уздырдык.Әлеге кичәдә Айратның әти-әнисе,районнан килгән вәкилләр үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.Бергә эшләгән хезмәттәшлзре,укыткан укучылары да Айратны сагынып искә алдылар.
Өчиле гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары белән балалар иртәсе уздырдым.
22 февраль көнне ярыш булды.
8 нче декабрь көнне өчиле гомуми белем мәктәбендә "Тауларда калды саулыгым..."дип исемләнгән класс сәгате уздырдым.Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан үткән чара якташыбыз,инвалид булса да үзенең кыска гына гомерендә бик күп шигырьләр язып калдырган Радик Мөхәммәткә багышланды.
6 нчы декабрь көнне Өчиле гомуми белем мәктәбендә "Коррупцияне син ничек аңлыйсың ?"дигән исем астында ИПЧ үткәрдем.Чарада 6 - 8 нче сыйныф укучылары катнашты.Коррупциягә кагылышлы язмаларны укып фикер алыштык,презентация карадык.
Утар Аты авылында туган Нәгыймә Таҗдарованың тууына 130 ел булды.Шул уңайдан район мәдәният йорты "Иң оста башкаручы " конкурсы игълан итте.Без - Өчиле авылы үзешчәннәре Кышкар мәдәният йортында узган бәйгедә катнаштык.Тамашачыларга Т.Гыйззәтнең "Мактаулы заман " пьесасыннан өзек күрсәттек.Мин Н.Таҗдарова уйнаган Хөбәйбә ролен башкардым.
Утар Аты авылында туган Нәгыймә Таҗдарованың тууына 130 ел булды.Шул уңайдан район мәдәният йорты "Иң оста башкаручы " конкурсы игълан итте.Без - Өчиле авылы үзешчәннәре Кышкар мәдәният йортында узган бәйгедә катнаштык.Тамашачыларга Т.Гыйззәтнең "Мактаулы заман " пьесасыннан өзек күрсәттек.Мин Н.Таҗдарова уйнаган Хөбәйбә ролен башкардым.