Ел дәвамында китапханәгә бик күп яңа китаплар килә.китап укучыларны төрле чаралар үткәреп шул китаплар белән якыннан таныштырып барам.Чираттагысы Өчиле авыл клубында булып узды.Өлкәннәр көненә уздырылган кичәгә җыйналган авылдашларга китапханәгә яңа гына кайткан китапларны да тәкъдим иттем.
4 нче октябрь көнне Өчиле авыл клубында авылыбыз өлкәннәре өчен әдәби -музыкаль кичә уздырдык.Бәйрәм чарасы мул өстәл табыны артында узды.Өлкән апа - абыйларны ихтирам итеп спонсор буларак үз өлешләрен керткән авылдашларыбызга олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Өлкәннәр көне уңаеннан 7 нче сыйныф укучылары белән иң күп китап укучы өлкәннәребезне бәйрәм белән котларга өйләренә бардык.Кунакка буш кул белән бармадык,өлкән буын кешеләре бик яратып укый торган газета -журналларны да ала бардык.
Язучы А.алишның тууына 110 ел булды.Шул уңайдан Өчиле авыл китапханәсендә "Үзе язучы,үзе герой!"дип исемләнгән китапханә дәресе уздырдым. Әлеге чарада башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары Әһлиуллина Рәмия Мансур кызы катнашты.Укучылар белән А.Алишның әкиятләрен укыдык,презентация карадык.
Өчиле гомуми белем мәмтәбендә 1 -3 нче сыйныфларда 9 укучы белем ала.14 нче сентябрь көнне шул укучыларга тантаналы рәвештә "Мәдәни көндәлек "ләр тапшырдык.Әлеге чарада башлангыч сыйныфлар укытучысы Әһлиуллина Рәмия Мансур кызы һәм педагог -оештыручы гарипова Венера Рашат кызы катнашты.Мин, китапханәче буларак,укучыларны көндәлекне куллану кагыйдәләре белән таныштырып үттем.
Өчиле авыл китапханәсендә 9 нчы сыйныф укучылары белән чара уздырдым.2018 ел Л.Н.Толстой елы буларак язучының китапларына әңгәмә үткәрдек,китап күргәзмәсе белән таныштык.
Быел Өчиле гомуми белем мәктәбенә 4 бала 1 нче сыйныфка укырга керде.Аларны укытучы апалары Әһлиуллина Рәмия Мансур кызы кабул итеп алды.Бәйрәм тантанасыннан соң мин 1 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары белән туган якка багышланган тәрбия сәгате уздырдым.Аннары нәни китап укучыларны Өчиле авыл китапханәсенә кунакка дәштем.
Гаилә көне уңаеннан Өчиле авылының күп балалы, тырыш, һәр яктан үрнәк Нургалиева Флера апалар гаиләсендә кунакта булдык.
Өчиле гомуми белем бирү мәктәбенең 2 - 5 нче сыйныф укучылары белән гәҗит һәм журнал битләрендәге яңалыклар турында фикер алыштык.
Өчиле авыл китапханәсендә, 5 - 7 нче сыйныф укучылары белән,Л.Н.Толстойга багышланган китапханә дәресе узды
5 нче май көнне Иске - Йорт авылында туып - үсеп, хәзерге көндә Ташкичү авылында гаиләсе белән гомер итүче язучы,танылган "Өммегөлсем " ансамбле җитәкчесе Насыйбуллина Рузалия Ибраһим кызы авылдашлары белән очрашуга килде.
Өчиле авыл клубында "горуурлыгыбыз син - Тукай ! " дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрдек.Чарада 2 - 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар Г.Тукайның Өчиле авылында яшәгән чорда язган шигырьләрен укыдылар,җырладылар, биеделәр.
21 нче апрель көнне Өчиле авыл клубында " Манзара Өчиледә !" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды.
Якташыбыз шагыйрь Радик Мөхәммәтнең тууына 60 ел булды.Шул уңай нче сыйныф укучылары белән язучының китапларына дәрес -әңгәмә уздырдык,Радик Мөхәммәткә багышланган презентация карадык.
3 нче апрель көнне китапханәбезгә кабаттан яңа китаплар кайтты.Китап укучылар өчен ишекләребез һәрчак ачык!
Өчиле авыл клубында язучы Насыйбуллина Рузалия апа белән очрашу кичәсе уздырдык.Авылдашлары - Иске -Йорт авылы халкы һәм Өчилеләр аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Кичә азагында язучы үзенең 2017 нче елда язган "гомер тәгәрмәчләре " исемле китабын бүләк итте.
13 нче март көнне Өчиле гомуми белем мәктәбенең 4 - 6 нчы сыйныф укучылары белән "Л.Н.Толстой әкиятләрендә кунакта ! " исемле китапханә дәресе уздырдым.
Өчиле авыл клубында ,8 нче март - Халыкара хатын - кызлар көненә багышлап, киленнәр бәйгесе уздырдык.Авылыбызның һәрьяктан килгән,уңган -булган өч килене сәхнәдә көч сынашты.
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Өчиле авыл клубы каршында, хөрмәтле ир -егетләребез өчен, бәйрәм чарасы уздырдык.Шулай ук яшүсмерләр ике командага бүленеп көч тә сынаштылар.Кичә җыр -моңга үрелеп алып барылды.
21 нче февраль көнне Өчиле төп гомуми белем мәктәбенең 4 - 6 нчы сыйныф укучылары белем "Туган тел " көнен билгеләп үттек.