Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе порталын камилләштерү буенча эшләр алып барыла

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе порталын камилләштерү эшләре: яңа платформага -фреймворк Django программасына күчү бара. Эшләнгән программа портал контенты һәм кулланучылар белән идарә функцияләренә ия. Татарстан Республикасы җыелма электрон китапханә каталогын төзүдә катнашучы китапханәләр белгечләренә йөз тоткан мәгълүмат урнаштыру өченсәхифәләр булдырыла. Һәр катнашучы китапханәгә багышланган яңа бүлекләр барлыкка киләчәк. Үзгәрешләр порталның яңа дизайнына да, анда китапханә сайтлары баннерларын урнаштыруга да кагылачак. Порталның яңа функциясе анда урнаштырылган документлар саны һәм урнаштыру датасы, һәр электрон китапка мөрәҗәгатьләр саны хакындагы мәгълүматны тагын да үтемлерәк итә. Төп социаль челтәрләр белән интеграция: төп социаль челтәрләрнең “LIKE”, “Тәкъдим итү” (“Рекомендовать”) төймәләренә ялгану, “ВКонтакте”, “Facebook” социаль челтәрләрендә булган кулланучыларның хисап язмаларын Open ID аша теркәү мөмкинлеге туа.