Россия китапханәләр ассоциациясе хәбәр итә: Россия Федерациясе Дәүләт Думасы изге текстларны экстремизмга тикшерүне тыя торган закон проекты кабул итте

2015 нче елның 11 нче ноябрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 903108-6 номерлы закон проектын кабул итте (дини текстларга карата экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турындагы РФ законын куллану үзенчәлекләрен билгеләү мәсьәләләре буенча).

«Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан әлеге документ нигезендә «Библия, Коръән, Танах, Ганджур, аларның  эчтәлеге һәм алардан өземтәләр экстремистик материаллар булып танылмыйлар».

 Чыганак:  Россия китапханәләр ассоциациясе.