«Милли китапханәләр: үткәне һәм хәзергесе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе

ПРЕСС-РЕЛИЗ

2015 елның 14-16 октябрь көннәрендә Казанда, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 150-еллык юбилее уңаеннан, «Милли китапханәләр: үткәне һәм бүгенгесе» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк.

Россия һәм чит илләр милли китапханәләре үсешенең хәзерге тенденцияләре, профессиональ мәгълүмат алмашу, китапханәләр һәм төрле мәдәни институтларның үзара бәйләнеше һәм хезмәттәшлеге, бүгенге китапханәләрнең социомәдәни шартлардагы төп бурычлары – конференция эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып тора. Бүген милли китапханәләр ничек яши, хәзерге җәмгыятьнең таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирә, болар – конференция делегатлары алдында торган мөһим мәсьәләләр.

Конфенция эшендә Россия китапханәләренең мәшһүр белгечләре, чит илләрдән килгән һөнәрмәндләр (Төркия, Германия, Казахстан, Үзбәкстан, Халыкара төрки мәдәният оешмасына караган илләр китапханәләреннән вәкилләр), шулай ук Россиянең белем бирүче һәм фәнни оешмаларының галимнәре һәм фәнни хезмәткәрләре катнаша. Төп докладчылар буларак Россия дәүләт, Россия милли, Төркия Милли, Казахстан Милли китапханәләренең халыкара дәрәҗәдәге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Конференция эшли торган төп мәйдан – «Корстон-Казан» үзәге; биредә 14 октябрьдә пленар һәм секцияләр утырышлары, «түгәрәк өстәлләр» янында сөйләшүләр үтә. Укыту-белем бирү форматында уздырыла торган «Цифрлаштыру шартларында китапханәләр фондларын туплау» гамәли семинарында Россия милли китапханәсенең иң яхшы белгечләре И.В.Эйдемиллер һәм Т.В.Петрусенко китап туплау эшендәге тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклаша.

15 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Россия һәм чит илләр китапханәләре вәкилләре катнашында «Мәдәниятара мөнәсәбәтләрдә китапханәләрнең катнашуы» дигән очрашу-әңгәмә узачак. Мюнстер шәһәре китапханәсе директоры Беате Трёгер (Beate Tröger) «Төньяк Рейн–Вестфалия Федераль җирлеге китапханәсендә мәдәни мирасны саклау, аның торышы һәм цифрлаштырып файдалану» дигән доклад белән чыгыш ясый.

Конференция кунакларының мәдәни программасы кысаларында Казан (Идел буе) федераль университеты тарихы музее, Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе белән танышу, Казан буйлап күзәтмә экскурсия ясау, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында булу һәм шәһәрнең төп театрларында спектакльләр карау ниятләнә. 16 октябрьдә исә, конференциядә катнашучыларның теләкләренә карап, Борынгы Болгарга, Зөя утрау-шәһәрчегенә, Раифа монастырена, Г.Тукайның Кырлайдагы әдәби-мемориаль музеена экскурсияләр оештырыла.

Тел.: +7 (843) 292-68-26