“ТР җыелма электрон китапханә каталогы” мәгълүмат системасының үсеше кысаларында китапханәчеләрнең белемнәрен күтәрү курслары оештырылды

2011 елның 17-23 ноябрендә “Руслан” автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы: туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре” белем бирү программасы буенча Татарстанның үзәкләштерелгән китапханәләр системалары китапханәчеләре өчен белемнәрне күтәрү курслары оештырылды. Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (әзерлекләрен күтәрү) институты оештырган әлеге курсларны үткәрү барышында тыңлаучылар Татарстан Республикасы җыелма электрон китапханә каталогын төзү технологияләрен үзләштерделәр. Практик эшләр Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Республика яшүсмерләр китапханәсе базаларында үткәрелде. Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогының сыйфатын күтәрү – “Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогы” мәгълүмат системасы үсеше” проектының иң мөһим мәсьәләләренең берсе булып тора.