“Электрон китаплар” битендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында саклана торган ике специальләшкән коллекция – И.А. Сахаров китаплары һәм Рус иске басма китаплары тупланмаларыннан булган документларның электрон күчермәләрен урнаштыру башланды.

     “Действительный статский советник” чинына ия булган, Казан уку-укыту округының инспекторы И.А.Сахаров китаплары тупланмасы XVIII гасыр ахыры – XIX гасырның икенче яртысында дөнья күргән универсаль темадагы басмаларны үз эченә ала. Коллекциядә Казан типографияләрендә нәшер ителгән 55 документ бар.

     Рус иске басма китаплары тупланмасы (1830 елга кадәр басылып чыккан) С.-Петербург шәһәре типографияләрендә (Фәннәр академиясе типографиясе, Театр типографиясе, Смирдин типографиясе һ.б.) һәм Мәскәү шәһәре типографияләрендә (Мәскәү университеты типографиясе, Селивановский типографиясе һ. б.) нәшер ителгән 1460 тан артык документны үз эченә ала. 11 документ Казан шәһәре типографияләрендә нәшер ителгән.