Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе порталының 2013 нче елдагы эш нәтиҗәләре

2013 нче ел дәвамында «Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогы» мәгълүмат системасын камилләштерү буенча актив эш дәвам итте. Аның территориаль колачы киңәйде – аңа тагын Татарстанның 17 үзәкләштерелгән китапханәләр системалары ялганды. Китапханә хезмәткәрләре корпоратив технологияләрне уңышлы үзләштерделәр, 2013 нче елда Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогының күләме 12210 библиографик язмага артты.
Порталның «Китапханәләр» бите яңа мәгълүмат белән тулыландырылды: анда Татарстанның 1023 җәмәгать китапханәләре турында контакт мәгълүмат урнаштырылды һәм аларның географик координаталары күрсәтелде. «Электрон коллекцияләр» битендә ерактагы файдаланучыларга ирекле куллану мөмкин булган 500 документның электрон күчермәләре урнаштырылды. «Китапханәчедән сора» белешмә хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан 121 виртуаль белешмә бирелде.