Казан губернасы шәһәрләре тарихына багышланган документларның электрон күчермәләре порталның «Электрон коллекцияләр» битендә урнаштырылды

Порталның «Электрон коллекцияләр» битендә яңа документлар – Казан губернасы тарихына багышланган һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондында саклана торган «Татарика» коллекциясендәге документларның электрон күчермәләре урын алды. Урнаштырылган уникаль документлар: К. Фуксның 1914 нче елда дөнья күргән «История города Казани: Из русских и татарских летописей» басмасы; Н. И. Шишкинның 1901 нче елда И. Н. Кибардин басмаханәсендә нәшер ителгән «История города Елабуги с древнейших времен» басмасы; 1897 нче елда И. Н. Харитонов типографиясендә басылып чыккан «Устав Общества потребителей в г. Чистополе Казанской губернии» китабы.

Рус иске басма китабы коллекциясеннән (1830 нчы елга кадәр) Г. Ф. Миллерның 1791 нче елда Санкт-Петербург каласының Император Фәннәр академиясендә нәшер ителгән «Описание живущих в Казанской губернии языческих народов, яко то черемис, чуваш и вотяков» басмасының электрон күчермәсе урнаштырылды.