2013 нче елның 22 нче ноябрендә Г. Тукай исемендәге Түбән Кама Үзәк китапханәсендә «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» порталын тәкъдир итү булды

2013 нче елның 22 нче ноябрендә Г. Тукай исемендәге Түбән Кама Үзәк китапханәсендә, «Түбән Кама Үзәкләштерелгән китапханә системасы» муниципаль бюджет учреждениесе китапханә хезмәткәрләренең белемнәрен күтәрү системасында укулар кысаларында, «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» порталын тәкъдир итү булды.

Тәкъдир итү барышында портал аша башкару мөмкин булган сервислар күрсәтелде: Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогында һәм порталда урнаштырылган электрон коллекцияләрдә мәгълүмат эзләү, порталның «Китапханәчедән сора» битендә файдаланучыларның мәгълүматка булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен белешмә хезмәте белән үзара бәйләнешкә керү мөмкинлеге һ.б. Китапханә хезмәткәрләре порталның «Проект турында», «Фикерләр», «Китапханәләр», «Профессионалларга» битләре белән таныштылар.