19 гасырның икенче яртысы – 20 нче гасыр башында нәшер ителгән туган як турындагы басмалар порталның «Электрон коллекцияләр» битендә урнаштырылды

Ерактагы файдаланучылар өчен  19 гасырның икенче яртысы – 20 нче гасыр башында нәшер ителгән, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе фондында саклана торган «Татарика» коллекциясеннән туган як турындагы басмаларның электрон күчермәләре белән таныша алу мөмкинлеге туды.

Ерактагы файдаланучылар порталның «Электрон коллекцияләр» битендә Казан губернасы тарихына багышланган документларны карый алу мөмкинлегенә ия булдылар. Бу басмалар – «Материалы для историко-археологического обозрения Спасского уезда Казанской губернии: район булгарского города Сувар» (1895 елгы басма); 1887 нче елда басылып чыккан И.И. Августовскийның «Казанский речной порт, в прошедшем и настоящем положении вопроса об его сооружении». 20 нче гасыр башы басмаларыннан – 1910 нчы елда дөнья күргән,  Казан губернасы земствосының бәяләү-статистика бюросы тарафыннан әзерләнгән «Список селений Казанской губернии. Выпуск 1. Казанский уезд: приложение к 4-х-верстной карте того же уезда»;  «Сельско-хозяйственный обзор Казанской губернии за 1914 год».