2013 нче елның 21-25 октябрендә Татарстан китапханәчеләре «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы: туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре» белем бирү программасы буенча белемнәрен күтәрү курсларында укулар уздылар

2013 нче елның 21-25 октябрендә Баулы, Югары Ослан, Минзәлә, Мөслим, Норлат, Балык Бистәсе, Тәтеш, Чистай үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының документларны туплау, файдаланучыларга хезмәт күрсәтү, библиография бүлекләре хезмәткәрләре укулар уздылар. Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (белемнәрен күтәрү) институты оештырган курслар Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогын төзү технологияләрен үзләштерүгә юнәлдерелде.